Логотип «Мәйдан» журналы

Миләүшәләр

Миләүшә төсенә кергән гөл,Миләүшә төсендә бар галәм. Күзен дә сирпеми кырыйгаЯныннан үтсә дә бар гавәм. Син бәлки мәңгелек нурынаБерни дә тоймыйча күчкәсең? Шәмәхә нурланыш – мәңгелек,М...

Миләүшә төсенә кергән гөл,
Миләүшә төсендә бар галәм.
 
Күзен дә сирпеми кырыйга
Яныннан үтсә дә бар гавәм.
 
Син бәлки мәңгелек нурына
Берни дә тоймыйча күчкәсең?
 
Шәмәхә нурланыш – мәңгелек,
Мәңгелек хакыйкать бу рәсем.
 
Күк болын эчендә син генә.
Гөл генә түгел син галәмгә.
 
Син – күчәр, син – үзәк, син – кыйбла,
Нурларда адашкан гавәмгә.
 
Бер көнлек бер чәчәк булсаң да
Соклана үзеңә мең яшәү.
 
Аһ, нигә коела җилләргә
Шәмәхә таҗларың, миләүшә?
 

Рифат СӘЛАХ


Фото: Николай Туганов 



Комментарийлар