Логотип «Мәйдан» журналы

Миләшнең файдасы

Медицина өчен миләшнең җимешләре әһәмияткә ия. Аларда витаминнар күп: аскорбин кислотасы, каротин, Р витамины. Моннан тыш аларда алма, лимон, йөзем, гәрәбә кислоталары (барысы бергә 2% тан артык)...

Медицина өчен миләшнең җимешләре әһәмияткә ия.

2018408
 
Аларда витаминнар күп: аскорбин кислотасы, каротин, Р витамины. Моннан тыш аларда алма, лимон, йөзем, гәрәбә кислоталары (барысы бергә 2% тан артык), пектиннар, флавон һәм дуплау матдәләре, эфир мае, микроэлементлар (марганец, тимер, бакыр һ.б.) бар.
Миләштән витаминлы сироп, компот, варенье, как, шәраб, ликерлар әзерләп була. Витаминнарга бай булганлыктан, миләшне хәлсезләнгәндә һәм кан аз булганда файдаланалар. Гиповитаминозлар вакытында 2 стакан кайнаган суга 2 чәй кашыгы миләш исәбеннән төнәтмә ясыйлар, 1 сәгать төнәтәләр һәм тәм өчен шикәр өстиләр. Әлеге күләмдәге төнәтмәне көнгә 3—4 тапкыр тигез микъдарларда эчәләр. Аны витаминнар җитмәү аркасында барлыкка килгән авыруларга каршы профилактик чара буларак та кулланалар. Еш кына, гипо- һәм авитаминозларны булдырмау өчен, 1 аш кашыгы миләш җимешләрен 1 стакан кайнаган суда чәй кебек пешерәләр һәм көнгә 2—3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Көзен һәм кышын төнәтмәне түгел, ә яңа сыгылган яки шикәрләп алынган согын көнгә 3—4 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчү яхшырак.
Медицинада миләш җимешләрен азканлылык белән авырган кешеләргә кулланырга киңәш ителә. 2 чәй кашыгы җимешкә 2 стакан кайнар су салып, төнәтмә ясап эчәләр. Бераз гына шикәр дә кушарга ярый. Көн дәвамында порцияләп 3—4 тапкыр эчәләр.
Ашказаны сыекчасының әчелеге аз булганда, ашарга 20—30 минут кала, 1 чәй кашыгы миләш согы эчәргә кушалар. Сок үт кудыру үзлегенә дә ия. Миләшнең киптерелгән җимешләре, төнәтмәсен еш кына бераз эчне йомшартучы һәм кан китүне туктатучы, шулай ук бөерләрдә таш булганда, нефритлардан, подаградан, ревматизмнан — сидек кудыручы чара буларак та кулланалар. Сирәк кенә холециститлар вакытында үт суы кудыручы буларак файдаланалар.
 

Комментарийлар