Логотип «Мәйдан» журналы

Миләшләр

1Чакыралар кызыл миләшләр,Чакыралар мине ерактан.Умырзая төсе кырларда.Моңсу. Кемдер ярын озаткан. Умырзая төсе кырларда...Син бар да, җил, Идел ягына,Ялгыз узган гомер җәл, диеп,Зәңгәр шәлеңне я...

1


Чакыралар кызыл миләшләр,
Чакыралар мине ерактан.
Умырзая төсе кырларда.
Моңсу. Кемдер ярын озаткан.
 
Умырзая төсе кырларда...
Син бар да, җил, Идел ягына,
Ялгыз узган гомер җәл, диеп,
Зәңгәр шәлеңне яп ярыма.
 
Оныттырды күкне күзләре,
Йолдызларга гашыйк булсам да.
Шул чибәргә булган сөюем –
Диңгезләрдә,
күктә,
урманда,
Давылларда,
офыкларда йөри...
Кемдер йөри аны урларга.
 
Аны мөмкин җырда җырларга тик...
Умырзая төсле кырларда.
 

2


...Кар өстендә янган бу миләшләр,
Чын ут булган, ахры, элгәре.
Кызык дөнья,
Үзең ут бул җирдә, −
Үзең яз килгәнне көт әле.
 
Утта янасым бар, дигән кебек,
Миләшләргә киләм... яз ерак.
Миләшләргә киләм юллар урап,
Бар дөньяга изге уй юрап.
 
Иренемдә миләш ачысы бар,
Кар-бозларны сизмим шуңарга.
Яшәү шулай – суга гына түгел,
Утларга да язган туңарга...
 
Нигә икән, бозлы утлар булып,
Бу миләшләр керде төшемә?
Ни җитмәгән дөнья утларында
Үзе дөрләп янган кешегә?!
 
 
Рәшит ӘХМӘТҖАНОВ

Фото: https://pixabay.com/

 
«Мәйдан» №12, 2019 ел

Комментарийлар