Логотип «Мәйдан» журналы

Миләш

Язын ап-ак чәчәк аткан миләш агачы, җәй куенында иркәләнеп, кояш нурларында кызынып, чыныгып, көз кочагына керә. Инде көзгә кергәндә тәлгәш-тәлгәш җимешләрнең төсе үзгәргән, кызыл буяуга манып алган к...

Язын ап-ак чәчәк аткан миләш агачы, җәй куенында иркәләнеп, кояш нурларында кызынып, чыныгып, көз кочагына керә. Инде көзгә кергәндә тәлгәш-тәлгәш җимешләрнең төсе үзгәргән, кызыл буяуга манып алган кебек, ымсындырып, ерактан үзенә дәшеп тора.
76d533bd95f30df65bb772da1756ea72
Кыш сулышын сизгәндә дә, миләш агачы вакыт җиленә бирешми. Яфракларын җилләр өзгәндә дә, горур башын аска ияргә теләми. Уттай кызыл тәлгәшләрен җәй бүләге итеп, ак кышларга исән-имин алып килеп җиткерә. Әйтерсең лә, бүләк белән килмәсә, кышлар үз куенына сыендырмас. Инде кыш суыгыннан да сыналып, татлы тәм кергән җимешләрендә җәйге кояш нурларын саклап утыручы миләш агачына караган саен, күңелдә язлар һәм җәйләр кабатлана. Гүя бөтерелеп карлар яуган чорда да тормыш җырын көйли ул.
Миләш агачына караган саен, тормыш сынауларына бирешми яшәүче, көчле рухлы шәхесләрне күз алдына китерәм. Алар да бит вакыт җилендә сыналып, чыныгып, гомер көзләрен дә, кышларын да өмет белән каршылый. Тормыш җырының инде тирән фәлсәфи моңга баеганын сиземләүчеләр генә өметләрен киләчәккә ялгыйдыр, минемчә. Сабырлык, зирәклек аңкыган күзләрендә дә, зур тәҗрибә туплаган күңелләрендә дә әле яшәү дәрте сүнмәгән. Әле аларның башкаларга бүләк итеп бирерлек рухи байлыклары бар. Игелекле гамәлләрен дәвам итүче уллары-кызлары, оныклары – йөрәк җимешләре аларга яшәү көче өсти. Кыш салкыны аларны куркытмый. Чөнки алар белә:
Һәр бөртектә нәни кояш
Чем аклыкка нурын сибә.

Комментарийлар