Логотип «Мәйдан» журналы

Миланда Рудольф Нуриев истәлегенә конференция үтте

17 март Рудольф Нуриевка 78 яшь тулган булыр иде. Миланның La Scala опера һәм балет йолдызлары кичә Нуриев истәлегенә багышланган конференциягә җыелды.Милан Университетының мәдәният институты 17 март...


17 март Рудольф Нуриевка 78 яшь тулган булыр иде. Миланның La Scala опера һәм балет йолдызлары кичә Нуриев истәлегенә багышланган конференциягә җыелды.




4843621_1381312917
Милан Университетының мәдәният институты 17 март көнне Рудольф Нуриев иҗатына багышланган очрашуга танылган балет йолдызларын, мөгаллимнәр һәм биюче белән бергә эшләгән кешеләрне җыйды.
Уфада Башкорт Дәүләт опера һәм балет театрында "Бию тылсымы" исемле спектакль куелды, Нуриевның театр диварындагы һәйкәленә чәчәкләр куелды.
Владивостокка барган поездда туган Нуриевның әнисе Казаннан, әтисе Уфа янындагы авылдан була. Балеттагы иҗатын Нуриев Уфада башлый. 1961 елда Парижга китеп кире кайтмый. Нуриев Парижда җирләнгән.
Советлар Берлегендә Рудольф Нуриев онытыла, әмма көнбатыш аны дөньяда ХХ гасырның иң зур балет остасы дип саный.
Инде соңгы 1-2 дистә елда Казанда һәм Уфада Нуриев исемендәге балет фестивальләре оештырыла, күргәзмә почмаклар, музей бүлмәләре ачыла. Дөньяда аның турында китаплар нәшер ителгән.
Франциянең сәхнә киемнәре үзәгендә Нуриевка багышланган даими күргәзмә эшли. Анда аның киемнәре, көндәлек тормышта кулланган шәхси кирәк-яраклары, барлыгы 300ләп әйбер саклана.
Яшь биючеләр Нуриев иҗатына мөрәҗәгать итә. Петербурда белем алучы Нурбәк Батулла "Минем Нуриев" спектаклен куйды.


 
http://www.azatliq.org

Комментарийлар