Афоризмнар

91631723241253_17213147186_2c340234d7_b

Фото: Takashi Kitajima

Изге эшләр борыннарга чиртү өчен түгел, буыннарга илтү өчен эшләнә.

Кешенең кем икәнен бер аңлагач, гомер буе аңлауда мәгънә юк.

Сине чит иткәнне үз итү күп түземлек сорый.

Күпне күргән кешенең тыныч үткән бер көне дә оҗмах тоелыр.

Акыл да, юләрлек тә чигеннән уза алмый.

Нәселеңне, үзеңне хурлатмас өчен, борыныңны төшереп үзеңне күтәр.

Кеше бүгенгесе белән генә кеше була алмый.

Көтүче дә, көтмәүче дә – вакытлар колы.

Үзең дә ачып бетерә алмаган күңел капкасын, чит берәүләр ничек ачып керә алсын.

Бөекне, исән чагында бөеклеген танырга теләмәсәң, үлгән дип уйлап кара.

Кеше үзен, үз халкын, үз илен игелекләре белән генә изгели ала.

Бер кешенең икенче кеше белән бәхәскә кереп талашуы – бер ил белән икенче ил арасындагы сугышның микроскоп аша күренеше кебек кенә.

Биеккә менгән саен, ас белән өс бутала.

Яхшы кеше дә, кирәге бетсә, начарая.

Юләр булган җирдә акыллыга урын юк.

Мин-минлек ярышы – борынлылар эше.

Рәхәт – булган саен күбрәк кирәк.

Күзгә ташланып торган мәнсезлек кара актан аерылган кебек аерыла. Аны бары тик гамьсезлек томаны баскан күзләр генә аера алмый.

Дус-туганлыкны таләп итеп булмый, ул – саф йөрәк эше.

Кеше, үзенә килеп терәлмичә, кешенең дә, үзенең дә кем икәнен таный алмый.

Сиңа буласы әйбердән кемдер көнләшәсе булса, алар өчен дә буласы шатлыктан ни кызык?

Сине сәламәт чакта гына кирәк санаучы – бер вакытта да кирәкле кеше түгел.

Эш турында белү эшләү белән бер төрле булса, белеп кенә дә яшәп булыр иде.
Көлүчегә көлгәндә генә кызык, үзеннән көлгәндә, аңа еларга туры килә.

 

 


Комментарий язарга