Логотип «Мәйдан» журналы

Мәхәббәткә тел кирәкме?

Нигәдер кызлар белән эш пешми әле.

Бер кыз белән танышкан идем. Чибәр генә үзе. Акыллы да шикелле. Мәхәббәт турындагы шигырьләрне яттан белә. Икебезнекен бергә кушкач, өчкә тулды шундый шигырьләребез саны.
Беркөнне шулай, кояш баеганда, Идел буенда йөрибез. Чын гашыйклар кебек кулга кул тотынышып. Телдә юк-бар юләр сүзләр. Сөйгәнем болай ди:
- Әгәр дә син мине башка егет белән күрсәң, мәсәлән… кинода, нишләр идең?
- Нишләр идем… – мин әйтәм, – берни дә эшләмәс идем, син бит минем колым түгел, кемне телисең, шуны сайлыйсың.
Сөйгәнем туктап калды.
- Ничек? Син мине үлеп яратам дидең ич?
- Соң, яратам, билгеле. Ярату бит ул кол итү түгел.
- Юуук, син мине яратмыйсың, – диде сөйгәнем, – Отелло Дездемонаны әнә ничек буып үтерә! Менә бу, ичмасам, чын ярату!
Бу сөйләшүдән соң икенче көнне, очрашырга дип сүз куешкан урынга, сөйгәнем килмәде.
Ярый, мин үзем дә төшеп калганнардан түгел. Берәр айдан тагын бер кыз белән таныштым. Монысы тагын да акыллырак, тагын да чибәррәк. Килдек бервакыт Идел буендагы шул ук урынга. Йөрибез җитәкләшеп, мәхәббәттән исереп. Ә сөйгәнем, артык исереп китте ахры, сүз башлады:
- Әгәр дә син мине театрда башка егет белән күрсәң, килеп исәнләшер идеңме?
Мондый сорау белән минем авыз пеште инде. Күземне дә йоммыйча, авыз тутырып әйтеп салдым:
- Буып үтерер идем!
Сөйгәнем кулын тартып алып читкә сикерде.
- Кемне?
- Сине дә, аны да. Аннан соң үзем асылынып үләр идем!
- Шаяртасыңдыр син… Булмаганны…
- Шаяртмыйм. Әнә бит, Отелло Дездемонаны ничек итә. Ярату шундый була ул.
Икенче көнне очрашырга дип сөйләшкән урынга сөйгәнем килмәде…
Мин үзем дә ярыйсы гына егет. Бер-ике айдан өченче кыз белән таныштым. Монысы кебек бар яктан да килгән кызны очратканым булмады әле. Көзге яңгырлы көн иде, Идел буена барып булмады. Чәйханәгә кереп утырдык. Бер-беребездән күзләребезне алмый чәй йоткалап утырабыз. Көз дә юк, яңгыр да юк безгә. Сөйгәнемнең дә мин дер калтырап көткән сорауны бирергә исәбе юк ахры. Рәхәткә түзә торган түгел һәм мин… түзмәдем:
- Зәңгәр күзем, бәгырь кисәгем, әйт әле, әгәр мине башка кыз белән, мәсәлән… ресторанда күрсәң, нишләр идең?
Сөйгәнемнең йөзе болыт каплаган ай кебек үзгәрде. Зәңгәр күзләрен челт-челт йомгалап миңа карап утырды да, сәер генә сүз башлады:
- Һмм… Ресторанда дисең, алайса?
- Әйе, матурым.
- Башка кыз белән дисең?
- Әйе, сандугачым.
- Бу сорауга тиз генә җавап биреп булмый. Иртәгә әйтермен, яме?
Икенче көнне очрашырга дип сүз куешкан урынга сөйгәнем килмәде…

Рәниф ШӘРИПОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от YuliiaKa

 

 

«Мәйдан» № 5, 2008 ел

 

Комментарийлар