Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә Тукай күргәзмәсе оештырыла

Мәскәүдә татар мәдәнияте көннәре узу уңаеннан, 2016 елның 19 августында  Мәскәү халыкара Музыка йортында «Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Әлег...






Мәскәүдә татар мәдәнияте көннәре узу уңаеннан, 2016 елның 19 августында  Мәскәү халыкара Музыка йортында «Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» дип исемләнгән күргәзмә ачыла.



9494
 


Әлеге күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Милли архивы, ТР Фәннәр академиясе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фондлары нигезендә булдырылды.
Күргәзмәдә Габдулла Тукайның Татарстан Республикасы Милли музее фондында сакланган аз санлы мемориаль әйберләре күрсәтеләчәк. Әйтик, 1908 елда фотосурәткә төшкән кара бәрхет түбәтәе һәм 1912 елда Санкт-Петербургта татар мәктәбе укучылары бүләк иткән кара савыты шундыйлардан.
Күргәзмәдә шулай ук Тукай белән бәйле мемориаль урыннарга һәм музейларга сәяхәт итәргә, шагыйрьнең үзе исән чагында дөньяга чыккан басмаларын күрергә, шигырь җыентыкларына һәм балалар өчен чыккан китапларына танылган рәссамнарның иллюстрацияләре белән танышырга мөмкинлек биргән электрон киосклар урнаштырыла. Бу хакта Татар милли музее хәбәр итә.


Комментарийлар