Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә Россия спортчыларын Риода узачак Олимпиадага озаттылар

Бүген Мәскәүнең “Шереметьево” аэропортында Россия спортчыларын Рио-де-Жанейрода узачак 2016 елгы Олимпия уеннарына озаттылар. Бу хакта “Р-Спорт” яза. Фото: https://rg.ruКомандаларны озатуда җанатарлар...

Бүген Мәскәүнең “Шереметьево” аэропортында Россия спортчыларын Рио-де-Жанейрода узачак 2016 елгы Олимпия уеннарына озаттылар. Бу хакта “Р-Спорт” яза.
1_8e85870e Фото: https://rg.ru
Командаларны озатуда җанатарлар, Россия Олимпия комитеты җитәкчеләре, шул исәптән оешманың Президенты Александр Жуков һәм күп санлы мәгълүмат чаралары вәкилләре җыелган иде.
Рио-де-Жанейрога чартер рейсы белән очкан спортчылар арасында волейбол, гандбол һәм өстәл теннисы җыелмалары вәкилләре, синхронлы йөзү буенча Россия җыелмасы, бокс буенча ир-атлар җыелмасы, ат спорты буенча Россия җыелмасы бар иде. Риога барлыгы 70 спортчы юл алды.
Уеннарда Татарстаннан 14 кеше катнаша. Аеруча волейбол җыелмасында республика вәкилләре күп. Дөрес, җыелма составының ахыргы исемлегенә волейболчылар Старцева белән Полетаев керми калды.
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар