Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә милли музыка премиясен тапшыру тантанасы узды

Мәскәү дәүләт Кремль сараенда III милли музыка премиясе тапшыру тантанасы узды. Әлеге бүләккә ия булган җырчылар Яңа гасыр каналындагы  “Музыкаль дистә”дә  тавыш  бирү  юлы белән сайлап алынды.Анда ал...


Мәскәү дәүләт Кремль сараенда III милли музыка премиясе тапшыру тантанасы узды. Әлеге бүләккә ия булган җырчылар Яңа гасыр каналындагы  “Музыкаль дистә”дә  тавыш  бирү  юлы белән сайлап алынды.



628f562cab911ae6d4abbc00f107d7fb_XL
Анда алты  мең кешене сыйдырган зал шыгрым тулы  иде. Милләттәшләребез моңлы җырчыларыбызның премия  алу – алмавына карамастан,  үз мәхәббәтен   алкышлар   белән белдерде.
Әлеге концертны караган, Татарстанның Россия федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле, Премьер – министр урынбасары Равил Әхмәтшин үзенең фикерләрен безнең белән дә уртаклашты.
– Концерт әйбәт оештырылган иде, куелышы яхшы. Безнең халык  затлы концертларга сусаган.  Башкаручылар профессиональ дәрәҗәдә. Репертуар әйбәт сайланган. Халык күңелендә кала торган.  Сценарий  белән бизәлеш тә бер - берсенә туры килә. Концерт булса, әнә шундый булсын.
a7591da5bd8945bd
“Иң популяр дуэт”  төрендә җиңү яулаган Зәйнәб Фәрхетдинова күңелендә  дә уңай тәэсирләр калган.
– Әлеге залда без моңа кадәр  биш тапкыр чыгыш ясаган идек инде. Андый зал әлегә Казанда юк. Шуның кадәр халык алдында җырлау зур җаваплылык сорый. Бигрәк тә без фонограммага җырламагач, тавыш акрынрак ишетелә.  Яшьләргә ул залда чыгыш ясау зур сынау булгандыр. Әлбәттә, җиһазлары сыйфатлы. Тамашачы бик яхшы кабул итте. Оештыручылар максатларына ирешкәннәр.

 
http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар