Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәү-Түбән Новгород-Казан түләүле юлы узачак авыллар исемлеге билгеле

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев федераль автомобиль юллары һәм федераль транспорт буенча территориаль планга кертеләчәк үзгәрешләрне раслады. Россия Хөкүмәте башлыгы карары нигезендә Мәскәү-Т...

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев федераль автомобиль юллары һәм федераль транспорт буенча территориаль планга кертеләчәк үзгәрешләрне раслады. Россия Хөкүмәте башлыгы карары нигезендә Мәскәү-Түбән Новгород-Казан тизйөрешле машина юлы узачак территорияләр билгеләнгән.
116
Түләүле трасса Кайбыч районының Иске Тәрбит, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Зур Подберезье, Ульянково, Зур Кайбыч, Мөрәле, Федоровский, Колангы, Кошман һәм Кече Мәме авыллары; Апас районының Югары Акхуҗа авылы; Югары Ослан районының Карагуҗа, Олы Мәме, Мәйдан, Ямбулат һәм Шылаңгы; Кама Тамагы районының Осинники һәм Тәмте; Лаеш районының Никольское, Нармонка, Хәерби, Сокуры һәм Егорьевское; Питрәч районының Шәле авылы аша узачак.

  • Мәскәү-Түбән Новгород-Казан автомобиль юлының Татарстандагы өлеше 133 чакрымны тәшкил итәчәк. Бу беренче техник категориядәге автомагистраль булачак. Юлның һәр ягында да икешәр хәрәкәт полосасы булачак. Хәрәкәт тизлеге сәгатенә 120 чакрымга исәпләнгән.


Мәскәүдән Казанга кадәр 729 чакрым озынлыктагы юлны “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры проекты кысаларында төзү планлаштырыла.
Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188076/

Комментарийлар