Логотип «Мәйдан» журналы

Мәрҗани стипендиясенә дәгъва кылучылардан гаризалар кабул ителә

Финляндиянең Тампер шәһәрендәге Татар милли җәмгыяте татарларны өйрәнү белән шөгыльләнүче студент-бакалаврлар һәм магистрлар өчен Мәрҗани стипендиясенә конкурс игълан итте, дип хәбәр итә Бөтендөнья та...

Финляндиянең Тампер шәһәрендәге Татар милли җәмгыяте татарларны өйрәнү белән шөгыльләнүче студент-бакалаврлар һәм магистрлар өчен Мәрҗани стипендиясенә конкурс игълан итте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
stipendiya-marzhani-rus-620x330
Конкурс бөтен дөнья студентлары өчен ачык, әмма Татарстанга аерым игътибар бирелә. Төп максат – татар тарихын, телен һәм әдәбиятын халыкара дәрәҗәдә өйрәнүгә этәргеч бирү.
Стипендиягә дәгъва кылучылар татарларны өйрәнүнең теләсә кайсы өлкәсендә, шул исәптән тарих, филология, социология, антропология һ.б. буенча башкарылган тикшеренү проектын тәкъдим итә ала. Проект студентның архив һәм кыр эшләре алып баруын, конференцияләрдә, җәйге мәктәпләрдә, экспедицияләрдә һәм Россиядә, чит илләрдә үткәрелгән башка фәнни чараларда катнашуын чагылдырырга тиеш.
Җиңүче халыкара совет тарафыннан билгеләнәчәк. Бу советка Вахит Вафин (Tampere Islam Mahallesi), Искәндәр Гыйләҗев (КФУ), Михаэль Кемпер (Амстердам университеты) һәм Альфрид Бустанов (Санкт-Петербургтагы Европа университеты ) кергән.
Гаризалар инглиз, татар, рус яки төрек телләрендә кабул ителә. Семестрлык стипендия күләме – 1 мең евро. Стипендиягә дәгъва кылучылар резюме, тикшеренү проектын һәм фәнни эш үрнәген (курс эше яки мәкалә) MardjaniStipend@gmail.com электрон адресына 1 майга кадәр юллый ала.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар