Логотип «Мәйдан» журналы

Мәңгелек өн

«Минем кадәр беркем сөелмәгән,Минем кадәр беркем сөймәгән!..» –Бер-берсенә пышылдыйлар парлар,Тын-битараф тора бар галәм. Аланнарның ак чәчәктә чагы,Ак өметтә чагы язларның.Үзгәртергә хәтта сәләт...

«Минем кадәр беркем сөелмәгән,
Минем кадәр беркем сөймәгән!..» –
Бер-берсенә пышылдыйлар парлар,
Тын-битараф тора бар галәм.
 
Аланнарның ак чәчәктә чагы,
Ак өметтә чагы язларның.
Үзгәртергә хәтта сәләтле чак
Язмышларның күктә язганын.
 
«Безнең белән бәхетледер бу җир,
Без булганга дөнья түгәрәк!» –
Шул сүзләрне тыңлап уянды да
Ай болыттан төште тәгәрәп.
 
Йолдызларның балкып янган чагы,
Серле чагы айлы төннәрнең.
Йөгерек җилләр тыңлый салмакланып
Чишмәләрнең челтер көлгәнен.
 
Шул дөньяга багып ник соң берәү
«Гөлҗамал»ны көйләп моңая?
«Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы», – ди...
Булган чаклары кая соң,
сөйгән чаклары кая?
 
Айлар, еллар алышына тора,
Мәңгелек өн бары тынмаган:
«Минем кебек беркем сөелмәгән,
Миндәй җаннар әле тумаган!..»
 

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от prostooleh


 
 

Комментарийлар