Логотип «Мәйдан» журналы

«Мәңгелек бу мизгел эчендә Илаһи бөеклек төсе бар!..»

Яңа исемнәрГөләндәм ГАЛИЕВАГөләндәм Исрафил кызы Галиева 1976 елның 5 сентябрендә Кукмара районы Төркәш авылында дөньяга килә. Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлый. Шактый еллар Аксубай гимназия...

Яңа исемнәр
Гөләндәм ГАЛИЕВА
20_golendem_galieva
Гөләндәм Исрафил кызы Галиева 1976 елның 5 сентябрендә Кукмара районы Төркәш авылында дөньяга килә. Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлый. Шактый еллар Аксубай гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Хәзерге вакытта Түбән Кама районы хакимиятенең татар телендәге сайтының баш мөхәррире булып эшли.
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.
 
Ак кәгазьгә тама хисләрем
Аша җаным биеклеккә табан,
Иңнәремдә гүя пар канат!
Хыял атым оча, горур гына
Ак ялларын җилдә каккалап!
Күкләр сере чыңлый колагымда,
Йә, Илаһым, нинди тылсым бу?
Татлы ләззәт кыса тынны хәтта,
Нинди көч бу, нинди ашкыну?
Ташый ярдан күңел дәрьяларым,
Ак кәгазьгә тама хисләрем.
Күкләр һәдиясе – илһамият,
Сиңа бәйле гомер җепләрем,
Аерылсам синнән, нишләрмен?
 

Тормыш кануны


Шәфәкътә алсу шәл. Таң туа...
Офыкка якты нур чәчелә.
Чү! Кемдер дөньяга ашкына,
Ә кемдер бакыйга күченә.
Таң туа... Офыкта шәүләсе
Хәтергә мәңгегә уелыр.
Кемнәрдер биләүгә салыныр,
Кемнәрдер гүрләргә куелыр.
Үткәннәр ядкәрен үзенә
Күчерер яңа көн дәвере.
Чара юк – бу тормыш кануны,
Аллаһның үзгәрмәс әмере.
 

Гомерләрнең кайсы мәле?


Гомерләрнең кайсы мәле?
Уйланыплар калдым әле...
Язы узган. Җәендәме,
Әллә инде көзендәме?
Бәлки, ап-ак кышындадыр?
Кем төшенгән дөнья гамен?
Кайсы гына чорында да
Яшәү матур, белсәң тәмен!
 

Сулар ага


Сулар ага, сулар ага
Дулкын кага ярларга.
Җыр көйлиләр, гомерләрне
Тиңләп агымсуларга.
Агымсуга тиң булса да,
Аермасы бар икән:
Суны кире кичеп була,
Гомерләрне – юк икән!
 

Ир-атларга яшәү җиңел димә...


Ир-атларга яшәү җиңел димә,
Кем үлчәгән салып бизмәнгә?
Бар көченә җигелеп тарта ирләр,
Тормыш йөген тарта иңнәрдә.
Тешен кысып түзә, ни күрсә дә,
Дөнья кырыс – ир-ат була бел!
Янулардан бәгырь төпкеленә
Утырса да утлы-кайнар көл!
Көчсезләрне яклап, хаклык өчен,
Тау-ташларны күккә күтәрә.
Калкан булып баса, ачы җилләр
Ишек какса беркөн иртәдә.
Ир-ат көче белән тормыш бөтен,
Ир-ат ышыгында адым нык.
Утны-суны кичкән ир-егетнең
Карашында – гамьле яктылык!
Ир-атларга яшәү җиңел димә...
 

Сагындырсам иде...


Алсу таңны каршыладык икәү,
Былбыл безгә бәхет юрады.
Юраулары, никтер, юш килмәде,
Аерылды гомер юллары.
Җиде юл чатында басып калдым,
Китеп бардың, борылып карамый.
Ак күлмәгем тибрәлде тын гына,
Толымнарым яңгыр тарады...
Бәргәләнде, өзгәләнде йөрәк,
Кайтарырга сүзләр эзләде.
Сагындырсам иде! Күңел әрнеп,
Үксеп-үксеп шулай теләде.
 
 
 

Үрмәгөл


Үрмәгөл кояшка үрли,
Әллә инде Айга?
Көнен-төнен йөрәк дөрли,
Кайда соң син, кайда?
Елмайдың да китеп бардың
Салып мине утка.
Гөлдәй үрләп, сине эзлим
Юкка, ахры, юкка.
Үрмәгөлдә чык җемелди
Күз яшеме икән?
Кавышулар насыйп түгел,
Насыйп түгел, иркәм.
Чык бөртеген алсу таҗдан
Кояш үбеп алыр.
Сиңа булган кайнар хисләр
Гомерлеккә калыр.
 

Язлар килә кабат


Күксел ефәк салып иңнәренә,
Яз-сылукай килә – күрегез!
Йөгерә-җырлый сәяхәткә чыккан
Гөрләвеккә тик юл бирегез!
Тургай моңы иңли киңлекләрне,
Баш калкыта бөре – күрәмсез?
Бәбкә үлән шытып, керфек сирпи,
Җир уяна, дуслар, сизәмсез?!
Ислемаен мулдан сипкән, ай-һай,
Күңелләрне шулмы ымсыта?
Йөрәкләргә яшәү дәрте өстәп,
Офыкларда язгы таң ата!
 
Авторның башка шигырьләрен журналның март (№3, 2018) санында укый аласыз.

Комментарийлар