Логотип «Мәйдан» журналы

«Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Нинди алар?»

Бүген 13 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабының 105 еллыгына багышланган педагогик түгәрәк өстәл уздырыла. Чара «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Нин...

Бүген 13 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабының 105 еллыгына багышланган педагогик түгәрәк өстәл уздырыла. Чара «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Нинди алар?» дип атала.vwzgORG0XdQ
Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең 130 еллык юбилеена багышланган чаралар гыйнвар аенда ук башланып китте. 15 гыйнварда музейда татар телендә беренче әдәби, фәнни һәм иҗтимагый эчтәлекле «Әлгасрелҗәдит» журналы чыгарыла башлануга 110 ел тулуга багышланган «Яңа гасыр» дип аталган очрашу-кичә узды. Бу журналны оештыручыларының берсе һәм җаваплы сәркатибе Тукай булган.
Чираттагы чара Г.Тукайның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабы басылуның 105 еллыгына багышлана. Музейга килүчеләр чара барышында бүгенге көннәрдә дә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының кулларыннан төшми торган бу китапның тарихы турында күп мәгълүмат ишетәчәк.
Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатын өйрәнүчеләр аның педагогик талантына, балалар өчен язган әсәрләренә югары бәя бирәләр. Замандашы Шәриф Каюмов истәлекләреннән билгеле булганча, 1904 елда, «Мотыйгия» мәдәрәсәсендә укыганда, Габдулла Тукай хәлфә Гомәр Хөсәенов урынына дүрт ай балалар укыта. Бәлки, нәкъ менә шул вакытта ул бала күңелен чынлап аңлагандыр, балалар белән нәрсә турында сөйләшергә, нәниләр өчен ничек һәм ни турында язарга кирәклеген төшенгәндер. Тукайның үзе исән чакта чыккан китапларының яртысы – балалар өчен язылган китаплар. Аларның күбесен музей экспозициясендә күрергә мөмкин.
Чара педагогик түгәрәк өстәл форматында Казан шәһәре мәгариф идәрәсе белән берлектә татар телендә оештырыла. Китапның тарихы турында филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин сөйләячәк, бүгенге мәктәптә татар әдәбияты дәресләрен оештыру үзенчәлекләрен КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Ә. Мотыйгуллина ачачак, Казан шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Г.Тукай әдәби музее: 293-17-50
ТР ның Милли музее редакция-нәшрият бүлеге – матбугат үзәге: 292-32-18
httр://www.tatar.museum.ru

Комментарийлар