Логотип «Мәйдан» журналы

Мәктәпләр булганда, авыллар сакланачак

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә, Апас, Кама Тамагы районнарына эшлекле сәфәр кылды.Республикада балаларны укыту шартларын заманча һәм уңайлы итүгә, уку учреждениеләренең матди-техник базала...

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә, Апас, Кама Тамагы районнарына эшлекле сәфәр кылды.
s5G9c-SbGUE
Республикада балаларны укыту шартларын заманча һәм уңайлы итүгә, уку учреждениеләренең матди-техник базаларын ныгытуга зур игътибар бирелә. 2012 елдан бирле Татарстан Президенты инициативасы белән мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы эшли. 5 елда республикада 780 мәктәп һәм балалар бакчасы ремонтланды. Әтнә районының Түбән Бәрәскә урта мәктәбе дә дәүләт программасы кысаларында төзекләндерелгән. Ремонттан соң мәктәп яктырып, зураеп киткәндәй булды, дип сөенде әлкилеләр.
- Татарстанда гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары арасында мәктәпләр төзелеше, белем бирү учреждениеләренә ремонт ясауны максат иткән программалар аеруча да мөһим урын алып тора. Авылда яшәү шартларын яхшыртуга зур игътибар бирелә, мәктәпләр булганда безнең авыллар сакланачак, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аннары парламент җитәкчесе Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры хезмәткәрләре белән очрашты. Укытучылар яңа уку елына әзерләнә, социаль объектлар куллануга тапшырыла. Игенчеләр исә урып-җыю эшләре белән мәшгуль. Авыл хуҗалыгының традицион формаларын саклап калган, инвестор, агрофирмалардан башка да югары күрсәткечләргә ирешкән Әтнә районы ашлык суктыруны беренчеләрдән булып төгәлләде.
Апаста исә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән 9 җаваплылыгы чикләнгән ширкәт, 22 фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Апас районына эшлекле сәфәрен Фәрит Мөхәммәтшин басуларны караудан башлады. Районда 28,7 мең гектар мәйданга чәчелгән бөртеклеләрдән 79 тонна ашлык җыеп алынган. Иң мул уңыш китергәне уҗым бодае — ул гектарыннан 30 центнер чыккан. Апас районы Татарстан районнары рейтингында урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча беренче унлыкка керә. Хәзер районда көзге культуралар чәчү эшләренә керешкәннәр. Тиздән шикәр чөгендере ала башлаячаклар.
Биш ел эчендә республикада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 30 мең балага урын булдырылган. Бу күрсәткечләр буенча Татарстан Россиядә лидерлар бишлегендә. Апаста капиталь төзекләндерүдән соң ачылган “Радуга” балалар бакчасы да күп сабыйлар өчен көтелгән бүләк. Медицина өлкәсендә беренчел ярдәм күрсәтү звеносын камилләштерү дә мөһим. Шул исәптән Апас үзәк район хастаханәсенә дә капиталь ремонт ясалган. Фәрит Мөхәммәтшин Морзалар авылында президент программасы буенча төзекләндерелгән Мәдәният йортын ачу тантанасында, Үзәк мәдәният һәм ял паркын ачуда да катнашты. Өч ай эчендә парк танымаслык булып үзгәргән: балалар мәйданчыклары, эскәмияләр, амфитеатр барлыкка килгән. Апаслылар якташлары, опера сәнгатенә нигез салучы Фәхри Насретдиновка һәйкәл дә ачтылар. Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов Апасның көннән көн үзгәрүен искәртте.
- Апас - Татарстандагы иң матур район үзәкләренең берсенә әйләнә бара. Татарстанда гамәлдә булган утыздан артык президент программасының барысы да Апаста уңышлы эшләп килә, -диде ул.
Шул ук вакытта хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Әйтик, быел Апаста биш авылны берләштергән мәктәпкә, беренче сыйныфка биш бала гына бара.Фәрит Мөхәммәтшин районда демографик хәлне яхшырту турында уйланырга кушты. “Районда кече предприятиеләрне күбрәк булдырсак, яшьләр авылда калыр. Мәктәпләрдә балалар саны артыр иде”, - дип искәртте ул. Эшсезлек проблемасын хәл итү максатында районда “КАМАЗ” заводының филиалын яки Казандагы бер зур оешманың бүлеген ачу мәсьәләсе дә күтәрелде.
Кама Тамагы районында республика парламенты башлыгы төзелеш гипс заводы, районның сыр ясау заводы эшчәнлеге белән танышты. Мәдәният йортында район активы белән очрашты.
 
Чыганак: http://shahrikazan.com

Комментарийлар