Логотип «Мәйдан» журналы

Мәктәп елларымны сагынып

Мәктәп безнең өчен өй дә иде,Тәпи бастык белем юлларга.Дуслык-туганлыкны шунда белдек,Тәүләп каләм тоттык кулларга.Укытучым белем битен ачты,Хезмәт серен әйтте мәктәптә.Алар безгә якты маяк булды,Нинд...

Мәктәп безнең өчен өй дә иде,
Тәпи бастык белем юлларга.
Дуслык-туганлыкны шунда белдек,
Тәүләп каләм тоттык кулларга.
Укытучым белем битен ачты,
Хезмәт серен әйтте мәктәптә.
Алар безгә якты маяк булды,
Нинди генә юллар үтсәк тә.
Туган илгә сөю уятты да,
Салып куйды йөрәк түренә.
Чәчебезгә кырау төште. Ләкин
Шул мәхәббәт һаман күренә.
Киңәшләре белән өйрәтте ул,
Олыларны олы итәргә.
Кечеләргә хөрмәт күрсәтергә,
Кирәккәндә ярдәм итәргә.
«Кызлар сезнең өчен чәчкә,– диде,–
Шиңдермичә сөя белегез.
Кадерләгез, җилләр сындырмасын,
Салкыннардан саклый күрегез».
Киңәшләрең тоттык, укытучым,
Антыбызга таплар төшмәде.
Карыйм бүген йөзләреңә туры
Карашларым түбән төшмәде.
Җырлар яздым тагын уйлар аша,
Мәктәп елларымны сагынып .
Кергән кебек булдым классларга,
Кайтыр кошлар кебек талпынып!

Әгъдәл НИЗАЕВ


nizaev-staroe-foto
Фотосурәттә Әгъдәл Низаев җитәкләгән, укыткан "Яшь хәбәрчеләр мәктәбе"ндә шөгыльләнүчеләр белән.
Фото: Авторның гаилә архивыннан.

Комментарийлар