Логотип «Мәйдан» журналы

«Мәйдан» журналының шигърият бүлеге мөхәррире Лилия Гыйбадуллинаның проза китабы дөнья күрде!

Көрәш – Сабан туйларының бизәге генә түгел, ә татар халкының генетик куәтен барлап, ныгытып куя торган бер билге дә. Дүрт тапкыр Россиянең абсолют чемпионы, 18 тапкыр Чаллы Сабан туе батыры Рәкыйп Хәм...

Көрәш – Сабан туйларының бизәге генә түгел, ә татар халкының генетик куәтен барлап, ныгытып куя торган бер билге дә. 
fm3o0zkfkg4
Дүрт тапкыр Россиянең абсолют чемпионы, 18 тапкыр Чаллы Сабан туе батыры Рәкыйп Хәмитов бик борынгы татар җирләрендә көрәшче геннарының әле исән, аның ни дәрәҗәдә көчле икәнлеген раслаган шәхесләрнең берсе.  Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның «Рәкыйп Хәмитов. Копчёный» дип аталган документаль повестенда Яңа Мусабай авылында туып үскән кара чутыр малайның чын мәгънәсендәге көрәш юлы тасвирлана
«Ул - легенда! Ул - татар көрәшен сәнгать дәрәҗәсенә күтәргән кеше. Китапта - «Копчёный»ның тормыш һәм көрәш юлы, язмышы, серләре, әрнүләре... Легендар көрәшче җитмеш яшен тутырган көннәрдә дөнья күргән бу әсәр – Рәкыйп абыйга һәм Татар көрәшенә ихтирамым, рәхмәтем билгесе дә», – ди Лилия.
Китап «Казан утлары» журналының кесә китаплары сериясендә басылды. Редакцияләрдә, «Татмедиа»нең сату нокталарында һәм һәм авторның үзендә булачак. Мөрәҗәгать итә аласыз.

Комментарийлар