Логотип «Мәйдан» журналы

«Мәйдан» журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахованың туган көне!

Бүген "Мәйдан" журналының баш мөхәррире, шагыйрә, язучы Лилия Рәфхәт кызы Фәттахованың туган көне!?????Сезне ихлас күңелдән Туган көнегез белэн котлыйбыз. Сезгә какшамас сәламәтлек, бәрәкәтле мул торм...

Бүген "Мәйдан" журналының баш мөхәррире, шагыйрә, язучы Лилия Рәфхәт кызы Фәттахованың туган көне!?????
Сезне ихлас күңелдән Туган көнегез белэн котлыйбыз. Сезгә какшамас сәламәтлек, бәрәкәтле мул тормыш, иҗат уңышлары, киләчәктә дә безне яңа әсәрләр белән куандырып яшәвегезне телибез???
 
Лилия Фәттахова – шагыйрь, прозаик, журналист. 1972 елда Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында дөньяга килә. 1995 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлагач, Яңа Чишмә гимназиясендә татар теле, әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта. 2009–2013 елларда район мәгариф бүлегендә эшли. Бүгенге көндә «Көмеш кыңгырау» газетасы хезмәткәре. «Танырсыңмы?..» (2015), «Карурман миләүшәсе» (2015) исемле китаплар авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премия лауреаты. Чаллыда яши.
 

Комментарийлар