Логотип «Мәйдан» журналы

“Мәйдан” каналы “ТНВ”га кушыла

“Мәйдан” каналы “ТНВ”га кушылачак. Бу хакта “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов, матбугат очрашуында алда көтеләчәк яңалыклар турында сөйләгәндә әйтте. Фото: Салават Камалетдинов“Мә...

“Мәйдан” каналы “ТНВ”га кушылачак. Бу хакта “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов, матбугат очрашуында алда көтеләчәк яңалыклар турында сөйләгәндә әйтте.
0145 Фото: Салават Камалетдинов
“Мәйдан” каналы да безгә кушылды. Безгә һәрвакыт: “Сездә җырлыйлар да, бииләр генә” дип әйтәләр иде. Менә хәзер җыр-биюләр “Мәйдан”да, ә “Татарстан Яңа Гасыр”да күбрәк икенче төрле программалар булачак”, – диде Әминов.
“Яңа Гасыр” җитәкчелеге кушылуның уңай якларын гына күрә.
“Мәйдан” безнең белән эшләргә җайлырак дип килде. Бу адым чыннан да кирәк иде. Бергәләп эшләргә һәрвакыт җиңелрәк”, – диде Илшат Әминов.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар