Логотип «Мәйдан» журналы

"Мәйдан"ыбыз 15 яшен билгеләп үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

25 ноябрь көнне Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда күпләрнең яратып укый торган "Мәйдан" журналы чыга башлауга 15 ел булу уңаеннан, әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәбездә Казанда һәм Чаллыда чыг...

25 ноябрь көнне Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда күпләрнең яратып укый торган "Мәйдан" журналы чыга башлауга 15 ел булу уңаеннан, әдәби-музыкаль кичә үтте.
 
img_9546-1
Кичәбездә Казанда һәм Чаллыда чыгучы газета-журнал җитәкчеләре, Башкортстанның Дүртөйле шәһәре язучылары, Азнакай, Мөслим, Сарман төбәге әдипләре, Чаллы язучылары катнашты.
Чарада котларга килгән кунаклар чыгышы моңлы татар җырлары белән үрелеп барды. Чаллы татар драма театры "Яр" спектакленнән өзек күрсәтте.
Матур котлау сүзләре белән бергә ул көнне телебезне саклап калу, татар әдәбиятын, татар матбугатын киләчәк дәверләргә җиткерү мәсьәләләре буенча да кыю гына фикерләр әйтелде.
Кичәнең ахырында бөтен зал басып, "Туган тел" җырын башкарды.
Барлык оештыручыларга, безне котларга килгән олы кунакларыбызга, кичәне ямьләндереп, моңлы да, күңелле дә җырларын башкарган артистларыбызга, зал тутырып килгән тамашачыга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
img_9506-1
 
img_9523-1
img_9525-1
img_9531-1
img_9533-1
img_9542-inz
img_9558m-1
img_9554-1
img_9579-1
img_9580-1
img_9588-1
img_9594-1
img_9599-1
img_9612-1
img_9619-1
img_9642-1
 
Ф.Ислам фотолары.

 
 

Комментарийлар