Логотип «Мәйдан» журналы

«Мәгариф» журналының яңа баш мөхәррире билгеле булды

Әлеге вазифага «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Нурислам кызы Таишева билгеләнде. Ул, элекке эшчәнлеге белән беррәттән, “Мәгариф” журналы директоры – баш мөхәррир вазифасын башкарача...


Әлеге вазифага «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Нурислам кызы Таишева билгеләнде. Ул, элекке эшчәнлеге белән беррәттән, “Мәгариф” журналы директоры – баш мөхәррир вазифасын башкарачак.



_avatar180
«Мәгариф» журналының моңа кадәрге баш мөхәррире Илдар Миргалимов Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгән иде.
Белешмә өчен:
Сөмбел Нурислам кызы Таишева 1975 елда Казанда туган. Социология фәннәре кандидаты. 1999-2003 елларда — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат үзәге җитәкчесе, ТР Премьер-министрының матбугат секретаре. 2003-2012 елларда — «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары. 2012 елның декбареннән «Татмедиа» АҖнең корпоратив үсеш буенча генераль директоры урынбасары.

Чыганак: idel-tat.ru

Комментарийлар