Логотип «Мәйдан» журналы

Медицина фәннәре докторы, профессор Әнвәр Богданов “Ел табибы” булып танылды

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» неврология һәм реабилитация кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган таб...

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» неврология һәм реабилитация кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган табибы Әнвәр Богданов  2019 елның "Ел табибы" исеменә лаек булды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
143
Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу сараенда "Ел табибы - Ак чәчәкләр 2019" бәйгесенә йомгак ясалды. "Ел табибы" номинациясендә җиңүчегә йөз мең күләмендә акча һәм истәлекле бүләкләр бирелде, калган номинантларга планшет алу өчен сертификат тапшырылды.

“Гел шулай матур биналарда күрешергә насыйп булсын, рәхмәт сезгә. Киләсе елда чараны “Казан Экспо” үзәгендә уздыру мөмкинлеген карыйбыз. Заманча технологияләрне җәлеп итү буенча республика күп эшләр башкара. Безнең белән нәрсә дә булса, гел табиблар трында искә төшерәбез. Уңышлар телибез”, - диде Татарстан Президенты.
“Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан хөкүмәте безнең өлкәгә игътибарын һәрдаим юнәлтә. Илдә бу елда масшатблы проектларга старт бирелде.Мин куелган максатларыбыз чынга ашар дип ышанам”, - диде сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.
“Диагнозның дөрес куелышы һәм авыру белән алга таба көрәш алып бару – авыру тарихын мавыктыргыч детективка әйләндерә", – дип саный Әнвәр Богданов.

  • Әнвәр Богданов 27 ел неврология һәм реабилитация кафедрасын җитәкли. Аның гомуми эш стажы 42 ел. Ул 400 фәнни мәкаләләр һәм публикацияләр авторы, ике чит ил матбугаты монографиясе, дөньяның әйдәп баручы басмаларында инглиз телендә 20дән артык мәкаләләр авторы.


Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188069/

Комментарийлар