Логотип «Мәйдан» журналы

«Матурлыкка йөрәк туялмас...»

* * *Төнге Казан – сихри нурлар иле –Әкият дөньясыннанБер сәхифә.Гаделлеккә туя белмәс КүңелСөембикә манарасынКочып сөя.Троллейбуслар җинел сулап куйды.Көчекләрне үртәп үттеСәрхуш халкы.Фәлсәфәгә туя...

* * *
Төнге Казан – сихри нурлар иле –
Әкият дөньясыннан
Бер сәхифә.
Гаделлеккә туя белмәс Күңел
Сөембикә манарасын
Кочып сөя.
Троллейбуслар җинел сулап куйды.
Көчекләрне үртәп үтте
Сәрхуш халкы.
Фәлсәфәгә туя белмәс Акыл
Исерек белән эттән
Көнләп калды.
Кабан күлдә уналтынчы гасыр
Йоклый... кочып Камал театрын.
Матурлыкка туя белмәс Йөрәк
Кочар иде шулчак
...җир шарын.
 
* * *
Күккә ашкан наратлар да
Бездән биек.
Әйт инде син шуннан:
«Мин бит – кеше!» – диеп.
...Кисеп ега ала
Зур агачны кеше.
Кеше исеме хәрәм,
Тик шул булса эшең.
Кеше үзе теләп
Үстерә ала урман.
Мин кайсысы шуның?
Диеп уйлап торам.
Күккә ашкан наратлар да
Биек бездән.
Сез нишләрсез, бу сөальне
Сорасалар сездән?..
 

Бишбатман


Зөя ярларында урыс аулы;
Аталышы нурлы – Бишбатман!
Бу исемдә шанлы чорлар өне,
Еллар иңрәве мең катлам.
Кимсетелгән тарих эзе яши
Төрки йортның һәрбер чатында.
Мөэминнәрнең бакый өе калган
Бишбатманның чиркәү астында.
Кичерегез безне, бабакайлар,
Рухыгызны борчый ят аваз...
Татар атлы урыс авыллары –
Үксез үткәннәрдән кайтаваз.
Нишләп икән шундый кадерсезлек,
Каберсезлек безгә тиң-таман?!
...Зөя-суга яшен түгә-түгә,
Һаман җавап көтә Бишбатман.


 

Башыңа тай типсә


Башыма тай типмәгән бит.
Мәкаль.


Болында уйнап чапканда,
Колын белән шаярып,
Тай малайның башын ярган,
Кушаяк белән орып.
Очкыч яллап озаттылар
Башкалага баланы.
Исән калды, савыгып кайтты,
Тормыш җебе ялганды!
Ул бала ачуланмастыр,
Шундый «мораль» чыгарсам:
«Башыма тай типмәгән» дип,
Әйталмас ул һичкайчан.
 

Киләчәккә кайтам


Туган йортка кайту нинди рәхәт,
Сулышлар да китә киңәеп.
Кайту һәрчак сөенечле була,
Көтеп торса газиз әнкәең.
Туган йортта канат чыныктырды,
Очып китте кече, олысы.
Дүрт ел кинәндерде туган йортның
Әткәй саклап торган җылысы.
Кайту! Кайту! Нинди җылы бу сүз,
Кайтыр җирең булган тәкъдирдә.
Ничә еллар кайттым үз ояма, –
Рәхмәтлемен шуңа тәкъдиргә.
Үткәннәргә кайталмау сагышы
Гомер буе мине өтәчәк.
Тик боекмыйм: кайту шатлыклары
Киләчәктә мине көтәчәк!
* Дүрт ел – әни вафатыннан соң әткәй шулкадәр гомер ялгызы яшәде

 

Рәнҗетелгән тарих


Мең сәнәлек Казан кайнап тора,
Дөнья куа мәркәз халыгы.
Кыл үзәктә – җимрек агач йортлар –
Тукай заманының байлыгы.
Һәр агач өй – үзе бер зур тарих.
Монда кемдер туган, яшәгән.
Кемдер газиз милләт күкләрендә
Елтыр яшен булып яшьнәгән.
Бүген йортлар елый,
Сүтелгәннәр...
Күзсез тәрәзәдән җил йөри.
Мыскылланган йортның горур Рухы
Солтан урамына җәелеп иңри.
Милләттәшем, бармы ишеткәнең
Йортның өнсез-яшьсез елавын?
Ипләп кенә әйләнеп кил әле
Насыйри, Нариман урамын.
Ятим йортлар – рәнҗетелгән
Тарих
(Йә сүт инде аны, йә яса).
…Ун гасырлык Казан горур гына
Унберенчесенә аяк баса.
* Солтан урамы – артист Зәйни Солтанов урамы. Казанның Вахитов районында урнашкан.

 

Вөҗдан белән интервью


Мин интервью алам... вөҗданымнан:
Ничек хәлең? Ничек кәефең?
«Усал сорау» бирсәм, Намус-дустым
Таныр микән берәр гаебен?
Сыныкларга сылтау җитәрлек ул,
Белмәгәннең башы авыртмас.
Биткә япсаң дунгыз тиресен,
Вөҗдан хисе сиңа каныкмас...
Вөҗдан миңа үзе сорау бирде,
Интервьюның кызган чагында:
Ай-һай, авыр, авыр икән, Намус,
Сынау тоту синең каршыңда.
Вөҗданың сау булса, ямьле булыр,
Гүзәлләнеп атар һәрбер таң.
Йа, Ходаем, саклый күрче Үзең
Ялган дан һәм хәрәм маллардан.
Мин интервью алдым вөҗданымнан
Җепкә тездем уйдык уйларын:
«Үзең үлгәч, һичкем пычратмасын
Син күмелгән кабер туфрагын».
 

Үксез йортта


Бу йорт ишегеннән атлап кергәч,
Бәгырькәең килер телем-телем.
Ятим язмышларны тасвирларга
Кодрәткәе җитмәс туган телнең...
Кай бәндәнең кулы барды икән
Ташлап калдырырга сабыйкаен?
Һәр тарафта әрнү; җан түрендә –
Катып калган хәсрәт адым саен.
Яшең кипкән инде. Елап кына
Күк капусы кемгә ачылды?!
(Ике яшьлек сабыйлар да монда
Аксакаллар сыман басынкы...)
Күчтәнәчләр сузган җылы кулга
Үксез бала сарыла сак кына:
«Син әтием мәллә минем, абый?
Ал мине, ал! Монда калдырма!»
Күгәрченнең сөте кирәк дисәң,
Анысы да монда табыла.
Тик акчага алып булмый торган
Хис-тойгыга юллар ябыла:
Бар да җитеш кебек монда үзе,
Җылы, чиста, якты, бәрәкәт.
Иганәче абый! Һәр балага
Бүләк итче, зинһар, мәхәббәт!
 

Гомер турында уйлану


Көн туа да тагын үтеп китә,
Сагыш савытларын тутырып.
Көн-төн алмашуда нинди хикмәт?
...Уйлыйсы бар әле утырып.
Гомеремнең һәр иртәсе – шатлык.
Аны сөенечтә уздырып;
Оныкларны күккә чөя-чөя,
Көләсем бар әле утырып.
Шатлык арты сынаулары килер,
Бәгырь катламнарын умырып.
Яшәү мәгънәләрен уйлый-уйлый,
Елыйсы бар әле утырып!..
Шомлы фикер, дустым, сагайтмачы,
Тулмаган бит әле миңа кырык.
Уйлар...
Көләр...
Елар өчен минем
...Яшисем бар...
Дөнья тутырып!
 

Сабырлык һәм батырлык


Батыр булу ягыннан мин
Дан алмадым.
Гайрәтле вә куркусыздан
Саналмадым.
Батыр булмасам да, шөкер,
Сабыр булдым.
Шундый холкым сәбәбендә
Һаман уңдым.
Син Батырмы? Тыңла әле
Бу сүземне.
Кешеләрне түгел, җиң әле син
...Үз-үзеңне.
Үзен-үзе җиңгән Батыр
Сабыр булыр,
Сабырлыкта дәвамлыклы
Батыр булыр.


 

Егетлек хакында*


*2008 елның 6 сентябрендә Кече Шырдан авылына Каюм Насыйри коесына баргач, илһамланып язылды.

Замананы күпме тиргәсәк тә,
Гамьле бәндә очрый алай да.
Сөенеп карап торам изгелеккә,
Рәхмәт әйтә белгән малайга.
Олы хөрмәт тиеш егеткә дә,
Эш күрсәтсә илгә талчыгып.
Бар ихласы белән кадерләсә,
Юлындагы ипи валчыгын.
Чын бәндәләр һәрчак шөкер итә,
Рәхмәт укый булган азына,
Мин сокланам кулдан гөлләр түккән,
Ука чиккән уңган абзыйга!
Ник туганга үкенеп йөри торган
Кемсәләргә, белмим, нишләргә?..
Мин баш иям, төп нигезем, диеп
Буразнада үлгән ирләргә!
Тормыш табышмагын чишкән чакта,
Туры килә байтак тирләргә...
Мәңгелек дан һәрчак егет булып
Кала белгән асыл ирләргә!
 

Сугышта үлгән бабама шигьри хат


Җиңү килгәнгә дә байтак инде,
Сугыш хәтерләрдә яңара.
Соң булса да хат язарга булдым
Яуда ятып калган бабама.
«Кыяметдин бабай, мин – оныгың
Еллар аша сиңа эндәшәм.
Шигъриятнең тылсым көчен кушып,
Синең рухың белән сөйләшәм.
И бабакай, якты тормыш өчен
Күпме караңгылык кичкәнсең.
«Партиясез большевик мин!» – диеп,
Лаеш шулпалары эчкәнсең».
«Галиябану» җырлап урам гизсә,
Тавышыннан аны таныйлар.
Авылга ул тәүге тракторны
Алып кайткан дигән даны бар!
«Сезгә монда беркем тимәс!» – диеп,
Чит төбәктән яуга киткәнсең.
«Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз», – диеп,
Сабыйларны кочып үпкәнсең.
Балаларның ятим калачыгын
Сизенгәндер нечкә күңелең,
Үзең солдат, танкист, ә күңел бит
Бик өнәми итек, шинелен...
Башкаланың Кызыл мәйданыннан
Парад үтеп яуга киткәнсең.
Каберең булмаса да, кадерең бар, –
Без яшәсәк, син дә исәнсең!
Соңгы солдат җирләнмичә торып,
Сугыш бетмәгәне билгеле.
Нәрсә көтә икән үз кешесен
Үгисеткән залим бу илне?..
Бабакаем, быел инде миңа
Синең яшең тулды – кырык бер.
Шигъри хатым белән син мәрхүмне
Искә алдым менә тагын бер.
Басу гизәр, иген игәр чакта
Җан биргәнсең ватан кырында...
Намусың пакь! Тыныч йокла! – диеп,
Хатым тәмам шушы урында.
Балаларың бакыйлыкка күчте,
Оныкларга калды бу дөнья.
Шуның берсе – Әгъләм улы Илдар
Сагыну хисе белән «кул куя».
Аллаһ рәхмәтләрен насыйп итсен
Бабам сыман шәһит киткәннәргә.
Дога кылыйк әле, туганнарым,
Кырык бердә үлгән егетләргә...


 

Йөрәк түрендәге шигырь


(Хатыныма, уенын-чынын кушып)
Син артистка чыгып әрәм булдың,
Кирәк иде бизнес кешесе.
Кесә тулы алтын-көмеш белән
Яшисе дә иде яшисе…
Зөлфәт язган: «Ыштаныңны юган
Хатының әйтер беркөн пакыч сүз».
Гаилә хәле, туган, шулай инде, –
Утырып түзәлмәсәң, ятып түз…
Син юасың, рәхмәт, барысын да,
Уллар үстерәбез иркәләп.
Гомер генә ярсу аргамактай
Алга чаба башка «биргәләп».
Көзге күргәч, күзең тирәсеннән
Син дә хәзер сырлар табасың...
(Минем өчен соңгы сулышкача
Син алиһә булып каласың).
Туй күлмәге киеп өйләнмәдек,
Лимузинда йөртә алмадым.
Тик шулай да горур кыяфәтле
Ир хатыны булып калалдың.
Синең янда гына илһамланып,
Чәчәк атып яшим икән мин.
Сукмагыбыз арба юлы сыман
Гел янәшә барсын иде, дим.
Аритмия тапты табибларым,
Тикшергәчтен күкрәк читлеген.
Кешенеке «тук-тук», диеп типсә,
«Мөр-ши-дә» дип тибә йөрәгем!
*Зөлфәт – Зөлфәт Хәким. Язучы, драматург, автор-башкаручы.

Комментарийлар