Логотип «Мәйдан» журналы

Матурлык тудыручы куллар... (ВИДЕО)

Үткән атнада шәһәр Үзәк китапханәсендә узган кичәдә катнашучылар турында шулай дип әйтергә була.Анда Алинә Хәйруллина мәктәбендә ком сәнгате буенча шөгыльләнүче балалар үзләренең осталыкларын күрсәтте...

Үткән атнада шәһәр Үзәк китапханәсендә узган кичәдә катнашучылар турында шулай дип әйтергә була.
7dWUOGsdVzA
Анда Алинә Хәйруллина мәктәбендә ком сәнгате буенча шөгыльләнүче балалар үзләренең осталыкларын күрсәтте. Ел буе үзләштергән белемнәрен ныгыту буенча ата-аналар, тамашачылар хозурына мастер-класс тәкъдим иттеләр. Әлеге кичәне белгәннәрне ныгыту,  быелгы уку елын йомгаклау дәресе дип атасаң да була. Анда космос, су асты тормышы, кыргый җәнлекләр тематикасы өстенлек итте.
А. Хәйруллина шәкертләре комнан бик күркәм, искитмәле сурәтләр, алай гына тугел, образлар тудырды. Бер бала ясый башлаган балыкны, икенче бала – жирафка, өченчесе –  ачылып килүче чәчәккә әверелдерде. “Бу сәнгать нык четерекле. Монда ниндидер бер сурәт ясау гына җитми, аерым бер сюжет булырга тиеш. Баланың фантазиясе чиксез, шуңа күрә ул өлкәннәр күрә белмәгәнне күреп, аны тагы да камилләштереп, аерым бер үзенчәлекләре белән сурәтләргә сәләтле,” – диде укытучылары балаларның эшләре турында. Бик мавыктыргыч, файдалы кичә булды ул, катнашучыларның һәр чыгышы музыкаль композиция белән үрелеп барды. Кичә ахырында А.Хәйруллина барысын да уку елы тәмамлануы белән тәбрик итте, һәр катнашучының эшен бәяләп, профессиональ киңәшләрен бирде. Шәкертләренә “ком сәнгате буенча белем алды” дигән таныклыклар тапшырды.
[embed][/embed]

Комментарийлар