Логотип «Мәйдан» журналы

Матурлык өчен - чәй

Бизәнгечләргә акча туздырмый гына гүзәл күренәсегез киләме? Гадәти чәй кулланып та матурлыкны саклап калып булганын белә идегезме?Бераз тоз салынган кара чәй төнәтмәсе белән битне юу тирене сәламәт һә...

Бизәнгечләргә акча туздырмый гына гүзәл күренәсегез киләме? Гадәти чәй кулланып та матурлыкны саклап калып булганын белә идегезме?
maturlyk-chee
Бераз тоз салынган кара чәй төнәтмәсе белән битне юу тирене сәламәт һәм матур итә. Ә аңардан бозлы шакмаклар туңдырсаң, тагын да яхшырак. "Чәйле боз" бит тиресен сафландыра. Ул майлы биткә бигрәк тә файдалы, чөнки күзәнәкләрнең тараюына китерә.
Коры һәм гадәти тирегә баллы чәй белән битлек ясау файдалы. Аның өчен 100 грамм балга 2 аш кашыгы яшел чәй салырга (төнәтелмәгән, коры көенчә) кирәк. Аны биткә тигез итеп сөртеп, 10-15 минут тоткач, салкынча су белән юып төшерү зарур. Искәрмә: кан тамырлары тирегә якын булып, зәңгәрсуланып күренеп торганда мондый битлек ясамагыз!
Биттәге бетчәләр бетсен өчен көнгә 6-8 чынаяк яшел чәй эчәргә һәм зарарланган урыннарга чылату япмасы куярга кирәк. Моның өчен марля кисәген урталай бөкләргә һәм, җылы чәй төнәтмәсенә манып, 15-20 минутка биткә ябарга.
Янчыклы яшел яисә кара чәйне пешереп, җылы көе 15-20 минутка (суынганчы) күз кабакларыгызга куеп торсагыз, күз төпләренең шешенүе бетәр, ә күзләр тагын да нурланып китәр.
 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар