Логотип «Мәйдан» журналы

Мартта өч билгене байлык көтә!

Астролог Володина йолдызнамәнең өч билгесенә март уртасында күп акча килүен вәгъдә итә.Йолдызлар Кыслага үзаллы булырга киңәш итә. Тырыш, максатчан булсалар, уңышның койрыгын тота алачаклар. Уңыш алар...

Астролог Володина йолдызнамәнең өч билгесенә март уртасында күп акча килүен вәгъдә итә.
zoloto
Йолдызлар Кыслага үзаллы булырга киңәш итә. Тырыш, максатчан булсалар, уңышның койрыгын тота алачаклар. Уңыш алар ягында. Кайбер Кыслалар күптән көткән байлыкка сизелерлек якынаер. Аеруча иҗади Кыслаларга язмыш мәрхәмәтле булмакчы.
Март уртасы Чаян өчен дә бик уңышлы булмакчы. Аларга күп яхшы мөмкинлекләр биреләчәк. Ычкындырмаганнар отар. Ләкин иң беренче чиратта үзләре белән гармониягә килергә кирәк. Соңыннан инде максатларга таба ышанычлы юл алырга.
Балыкларны бик яхшы танышулар көтә. Бу танышулар байлыкка юл ачар. Әлбәттә, юл киртәләрсез генә булмаячак. Ләкин уңыш аларны ташламаска ниятләгән. Балыклар тормыштагы үзгәрешләрдән бик курка. Аларны да урап узу мөмкинлеге туар.
 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/Martta-ch-bilgene-baylik-k-t-162013/

Комментарийлар