Логотип «Мәйдан» журналы

Маринадланган тутырылган борыч рецепты

Кышка әзерләү өчен кәбестә белән кишер тутырылган татлы борычларны маринадлау рецептын тәкъдим итәм.Маринад: 1 литр су, 2 стакан шикәр комы, 1 стакан үсемлек мае, 1 стакан аш серкәсе, 1 аш кашыгы өеп...

Кышка әзерләү өчен кәбестә белән кишер тутырылган татлы борычларны маринадлау рецептын тәкъдим итәм.



Маринад: 1 литр су, 2 стакан шикәр комы, 1 стакан үсемлек мае, 1 стакан аш серкәсе, 1 аш кашыгы өеп тоз. Маринадны кайнатып чыгарырга.
Татлы борычны чистартырга, кайнар су салып ике сәгать тотарга.

Кәбестәне вак итеп турарга, кишерне угычтан уарга.


Банка төбенә 2 тырнак сарымсак, кара түгәрәк борыч, лавр яфрагы салырга.


Борыч эченә кәбестә белән кишерне һәм шул борычларны банкаларга тутырырга да, тозлык салырга.


Аннары банкаларны 40 минут "су мунчасы"нда  стерилизацияләргә кирәк.




Автор: Гөлнара ГАЛИМУЛЛИНА

Фото: Гөлүзә Василова

https://intertat.tatar/ash-su/marinadlangan-tutyrylgan-tatly-borych-retsepty/

Комментарийлар