Логотип «Мәйдан» журналы

Маринадланган кәбестә рецепты

Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан маринадланган кәбестә рецептын тәкъдим итәбез.3 литрлы банкага: 3-4 тырнак сарымсак, 10 данә түгәрәк борыч, 2 сабак укроп.Маринад өчен: 4,5 литр с...

Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан маринадланган кәбестә рецептын тәкъдим итәбез.


3 литрлы банкага: 3-4 тырнак сарымсак, 10 данә түгәрәк борыч, 2 сабак укроп.

Маринад өчен: 4,5 литр су, 5-6 лавр яфрагы, 220 грамм тоз, 500 грамм шикәр комы, 400 грамм 9 процентлы аш серкәсе.

Банкаларны стерильләштерергә, кисәкләп турап кәбестә тутырырга кирәк. Аннары кайнар су салып, 15 минут тотарга һәм суын түгәргә. Кәбестәгә маринад салып, стерильләштерелгән капкачлар белән ябып куярга.


"Ел саен кәбестәләрне шулай маринадлыйм, бик тәмле була", - дип ышандыра Гөлнара ханым.





Фото: https://www.instagram.com/p/B00lWklJQpD/?igshid=1forrqo43twvw

https://intertat.tatar/ash-su/marinalangan-k-best-retsepty/

Комментарийлар