Логотип «Мәйдан» журналы

Мари Суксуда – авылдашлар көне

Татарстанның Актаныш районы Мари Суксу авылы клубында истәлекле көннәр, бәйрәмнәр күп билгеләп үтелә. Ләкин 27 февраль Мари Суксулылар өчен аеруча шатлыклы иде.Бу көнне туган халкының традиция һәм кул...

Татарстанның Актаныш районы Мари Суксу авылы клубында истәлекле көннәр, бәйрәмнәр күп билгеләп үтелә. Ләкин 27 февраль Мари Суксулылар өчен аеруча шатлыклы иде.



IMG_6835
Бу көнне туган халкының традиция һәм культурасын, ата-бабалар теле – мари телен могҗиза белән генә саклап калган авылның, Актаныш районындагы бердәнбер мари авылының авылдашлар бәйрәме булды.

Авыл клубы бар теләүчеләрне дә сыйдыра алмау сәбәпле, халык осталары күргәзмәсен мәктәп спортзалында оештырдылар. Анда һәркем үз иҗат җимешен тәкъдим итә алды. Күргәзмәне карарга килүчеләр авыл осталары борынгы үрнәктә чиккән сөлгеләрне, тормыш-көнкүреш кирәк-яракларын, тукып эшләнгән кул тастымалларын, чиккән мендәр тышларын, җирле хуҗабикәләр суккан келәм-паласларны, туган як фотоэтюдларын сокланып карадылар, фикер алыштылар. Күргәзмә тулысынча фәкать Мари Суксу авылы халкы иҗат үрнәкләреннән генә төзелде.IMG_7369


Бәйрәмне, мариларда кабул ителгәнчә, авылның иң абруйлы аксакалы –Руслан Исламгали улы Михайлов ачып җибәрде, катнашучы һәм тамашачыларга тәбрикләүләрен җиткерде, иң яхшы теләкләрен ирештерде. Аннан соң аның ярдәмчесе –Валерий Репинович Галиев сүз алды, ул бәйрәмдә булучыларның барысын да бу чарада саф күңел, изге ниятләр белән катнашырга чакырды.

Кунаклардан башка бәйрәм буламы соң? Бәйрәмгә район администрациясенең яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлегенең баш белгече И.Габделхәев, җирлек башлыгы Р.Харисов килгән иде.

Үз чыгышында Р.Харисов авыл халкына котлауларын, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләрен, яхшы теләкләрен җиткерде. “Безнең авылда тырыш, уңган, хезмәт сөючән, яхшы күңелле, үзенең кече ватанын сөюче халык яши, без барыбыз да аның өчен хезмәт куябыз”, – диде Рәсүл Газиз улы.

Алардан соң сәхнәгә авыл хатын-кызлары күтәрелде. Алар борынгы мари җырын башкарып тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Ә хәрби профессионал Илья Минтимерович Арсланов хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Котлау һәм тәбрикләүләрдән соң сәхнәгә иң нәни балаларның ата-аналары чакырылды, аларга бүләкләр тапшырылды. Бүгенге авыр заманда берүзе биш яшь баланы тәрбияләүче Зинаида Усманова һәм үзләренең дүрт балаларын тәрбияләүләренә карамастан, ике ятим баланы тәрбиягә алган Анеда белән Марат Абишевлар гаиләсен тамашачылар аеруча җылы кабул итте. “Күкчәчәк” балалар бакчасы “Гномнар” биюен башкарып Усманов һәм Абишевлар гаиләсен тәбрикләде. Биюне башкарган нәни артистлар тәмле күчтәнәчләргә ия булды, аларга махсус бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне алу белән алар, бар дөньяларын онытып, аларны сәхнәнең үзендә үк карый, татый башладылар. Нәниләрнең бу шатлыклары үзе үк бер күңелле тамаша булды.

Нәни артистлардан соң ветеран педагогларга хөрмәт күрсәтелде, алар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады, күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Матиас Алексантери Кастрен исемендәге җәмгыять оештырган фин-угыр конкурсы лауреаты Инна Владимировна Ирдуганова авыл китапханәсенә мари телендәге китаплар бүләк итте.

Авылның республика дәрәҗәсендә җиңүләр яулаган атаклы спортчылары Ульяна Япеева, Илгизә Мөхәммәдиева, Юрий Мөхәммәдиевлар да бүләксез калмады: аларга, яңа медальләр белән тулыландыру өчен, махсус эшләнгән коллекция тартмалары тапшырылды.

Бәйрәмдә авылның юбилярлары да игътибардан читтә калмады. Мари Суксу авылында быел өч пар бергә гомер итүенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. Юбилярларның ярты гасырлык бай тормыш сәхифәсе зур бүләкләр белән билгеләп үтелде. “Удырем” җырын башкарып, яшь балалы аналар юбилярларны котлады.

Һәр котлау җылы сүзләр, яхшы теләкләр ирештерү һәм бүләкләр тапшыру белән генә чикләнен калмады, ә артистларның чыгышлары белән үрелеп барды. Моның өчен бәйрәмгә «Канде кава» ансамбле солистлары Сергей Байназаров белән Сергей Зәйнетдинов, «Муро сем» ансамбльләре чакырылган иде. Профессиональ артистларның чыгышлары тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Барабан сугу тактына башкарылган дәртле мари җырлары беркемне дә битараф калдырмады, алар бәйрәмгә аерым бер энергетика, дәрт, бәйрәм кәефе бирде, конферансье Игорь Губаевның бәйрәмне оста алып баруы да моңа зур этәргеч булды.

Авылның үзешчән артистлары да үз осталыкларын күрсәтте: терлекчеләр, игенчеләр, башка профессия ияләре халык җыр һәм биюләрен чын күңелдән башкарып бәйрәмгә ямь өстәде. Мари Суксу авылы халкын котлар өчен күрше татар авылының үзешчән артистлары да килгән иде, алар татар һәм башкорт биюләрен башкарып тамашачыларның күңелен яулады.

Ә иң зур алкышларга авылдагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Минтимер Миңлекәй улы Арсланов лаек булды. Мөхтәрәм ветеранны котлау өчен аның уллары, оныклары килгән иде. Данлыклы яугирне олылап балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре “Яблочко” биюен башкарды. Аннан тыш ветеранга Россия Федерациясе Президентының тәбрик хаты тапшырылды.

Икмәк булса – бар да була, диләр. Мари Суксу авылында крестиян хезмәте зур абруйга ия. Үз язмышларын җир, игенчелек, терлекчелек белән бәйләгән кешеләргә авылда зур хөрмәт белән карыйлар. Авыл хезмәтеннән, игенче-терлекче эшеннән тыш башка берсе дә була алмый. Шуның өчен дә бәйрәмдә актив сөт тапшыручылар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Иген алтын булып яралмый, ул игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә чын алтынга әйләнә. АХК рәисе А. Бикмөхәммәтов хезмәт ветераннарына һәм хезмәтчәннәргә җылы сүзләрен җиткерде, яхшы теләкләрен ирештерде, колхоз ветераннарына бүләкләр тапшырды.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән марисуксулылар да игътибардан читтә калмады. Килми калган бүләкләнүчеләргә бүләкләрне аларның күршеләре тапшырырга вәгъдә итте.

Бәйрәмдә каташучыларның барысына да мари газетасы “Чолман” таратылды.

Бәйрәм ахырында, анда катнашучыларга иң яхшы теләкләрен җиткереп, район администрациясенең яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлегенең баш белгече И.Габделхәев чыгыш ясады. Ул бәйрәмне оештыручыларга, барлык катнашучыларга, Башкортостан Республикасы һәм Чаллы шәһәреннән килгән артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Гомумән, чара вакытында бәйрәмнең төп оештыручысы, хәйриячесе, башлап йөрүчесе Елена Тимеряновна Ирдуганова, авыл үсеше, аның чәчәк атуы өчен күп хезмәт куйган башка кешеләргә рәхмәт сүзләре күп яңгырады.

Көнчыгыш мариларның “Кандыра” традицион биюе күркәм бәйрәмнең финал ноктасы булды.
Шулай итеп, меңләгән башка авыллардан берни белән дә аерылып тормаган Мари Суксу авылы үзенең иң яхшы бәйрәмен – авылдашлар көнен билгеләп үтте.




IMG_7047


IMG_6963


IMG_7137


IMG_7488


IMG_6829



Елена Ирдуганова

Комментарийлар