Логотип «Мәйдан» журналы

“Манзара” исемле яңа музыкаль премия!

“Манзара” музыкаль премиясе –  GONGTV спорт һәм музыка каналы кысаларында уздырыла торган искиткеч масштаблы чара. Проектның асылы – танылган җырчылар үрнәгендә яшь, әле генә эстрадага аяк басып килүч...


“Манзара” музыкаль премиясе –  GONGTV спорт һәм музыка каналы кысаларында уздырыла торган искиткеч масштаблы чара. Проектның асылы – танылган җырчылар үрнәгендә яшь, әле генә эстрадага аяк басып килүче иҗат әһелләренә юл күрсәтү, аларны тамашачыларга таныту.



08f8f93d304ab90875bd640a308fc461_L
Бүген безнең эстрадабызда дәрәҗәле премияләр аз түгел. Ләкин алар, күп очракта, бары тик танылган артистлар белән эшләүне өстен күрә. Шуның белән беррәттән, яшь һәм талантлы артистларыбыз күләгәдә кала. Каналның һәм проектның нигезендә дә нәкъ менә гадел иҗатны үстерергә омтылыш тора. GONGTV каналы исә күбесенчә ике юнәлештә эшләргә җыена – музыка һәм спорт. Әлеге каналда концертлар, клиплар, кызык-мызык, йолдызлар белән таныштыру, спорт уеннары турында мәгълүмат, трансляцияләр һәм башкаларны күрә алачаксыз, аналитика, яңалыкларга да урын биреләчәк.
Проектның һәм каналның җитәкчесе – күп еллар ТНВ каналында журналист булып эшләгән, тамашачыларга “Батырлар” тапшыруы аша таныш булган Айдар Шәймәрданов. Ул 2002 елдан бирле видео төшерү өлкәсендә эш алып бара. Гаилә бәйрәмнәре, концертлар, музыкаль клиплар төшерү белән шөгыльләнә. Аның иҗат берләшмәсе “PIXELFILMS production” дип атала. Айдарның Хоббиларына килгәндә, ул спортны үз итә, көрәш бәйгеләрендә катнашып 2 тапкыр Татарстан беренчелеген ота, көрәш буенча Удмуртия республикасы чемпионы.
15 май көнне Габдулла Тукай исемендәге филармониядә GONGTV спорт һәм музыка каналының ачылыш тантанасы һәм “Манзара” музыкаль премиясен бирү. Премиянең лауреатлары арасында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, меңләгән тамашачы җыеп концертлар оештыручы Ришат Төхвәтуллин, тамашачыларга бик яхшы таныш булган Нурзадә, ягымлы тавышлы Эльвира Хамматова, Алина Сафиуллина, танылып һәм үз урынын табып килүче Азат Абитов, яңа сулыш белән иҗат элкәсенә кабаттан кайткан Динарт Закиров һәм күпләгән яшь артистлар бар.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар