Логотип «Мәйдан» журналы

Мамык шәл

Әнкәемнән калды ак мамык шәл,Бик кадерләп аны тотамын.Сагынганда кулларыма алсам,Йөрәгенең назын тоямын.Киңәшләре җитми әнкәемнең,Арабыздан китте иртәрәк.Иңнәремә мамык шәлен салсам,Әнкәм коча төсле и...

Әнкәемнән калды ак мамык шәл,
Бик кадерләп аны тотамын.
Сагынганда кулларыма алсам,
Йөрәгенең назын тоямын.
Киңәшләре җитми әнкәемнең,
Арабыздан китте иртәрәк.
Иңнәремә мамык шәлен салсам,
Әнкәм коча төсле иркәләп.
Ак мамык шәл – газиз әнкәм төсе,
Якты күңел, аклык билгесе,
Әнкәм сөте белән җанга иңгән
Гадел яшәүләрнең өлгесе.
Ап-ак мамык шәлен газиз әнкәм
Саклап бәйләде – тап төшмәде.
Якты истәлекләр калдырырлык,
Матур итеп, яшьнәп яшәде.
 

Кадрия НАИЛ


Фото: https://www.facebook.com/


«Мәйдан» №9, 2020 ел.

Комментарийлар