Логотип «Мәйдан» журналы

Мамык карлар

Мамык карлар ява чәчләреңә,Иңнәреңә иңә ак шәл булып.Үбә алар керфек очларыңнан,Аннан тама алсу йөзең юып. Алар эри синең кайнарлыктан,Гүзәллектән әсир йөрәк төсле.Мамык карлар ява чәчләреңә.Алар...

Мамык карлар ява чәчләреңә,
Иңнәреңә иңә ак шәл булып.
Үбә алар керфек очларыңнан,
Аннан тама алсу йөзең юып.
 
Алар эри синең кайнарлыктан,
Гүзәллектән әсир йөрәк төсле.
Мамык карлар ява чәчләреңә.
Алар кыю, әрсез, алар көчле...
 
Ак көнчелек белән карап торам
Ак карларның сине үпкәненә.
Алар эри иренеңә кунып,
Һәм сөрмәңне чыландыра менә...
 
Ага карлар күз яшьләрең булып,
Тама алар керфек очларыңнан.
Ә син берни сизми елмаясың,
Бит очларың алсу алма сыман.
 
Бит очларың яна алсуланып
Һәм чыланып сөрмә карасыннан.
Көнләштереп янә үптерәсең
Иренеңне карның яңасыннан.
 
Ак кар сыман керфек очларыңнан,
Ирен читләреңнән үбәргә мин
Кыймый торам. Ихлас хисләремне
Аңлатудан гаҗиз җүләр лә мин.
 
Йөрәгемне ачсам ак кар сыман
Эреп агар сыман ихласлыгым.
Йөзләреңә сөрмә буяп йогар
Тыйнаксызлык катыш тупаслыгым.
 
Шуңа «ләм-мим» – дәшмим, кирәкми сүз,
Сокланудан сөю үсенмәсен.
Кыю, әрсез, җитез мамык карлар
Үпсен, әйдә, мине үчекләсен.
 
Кичер, әни!
Кичер әни! Хәлең белешергә
Бүген кабат вакыт тимәде.
Көткәнсеңдер, сагынып беткәнсеңдер,
Борчылгандыр инде йөрәгең.
 
(Дөнья гаме белән гамьсезләнеп
Йөрибез лә әллә кайларда.
Без әнкәйләр өчен һәрчак сабый,
Һәрчак бала инде кайда да.)
 
Көтәсеңдер, әни, кайтуымны,
Хәбәр бирүемне, булмаса...
Йоклыйсыңдыр инде, яткансыңдыр –
Авыр уйларыңны төш баса...
 
Кичер, әни! Булдыралсаң, кичер –
Борчыганым өчен җаныңны,
Хәлләреңне белалмавым өчен,
Тыңламавым өчен зарыңны!..
 
Кичер, әни! Кичер, кичералсаң!
Ваемсызлыгымны гафу ит!
«Кайтам», диеп ниятләгән идем,
Кабат эшләр килеп чыкты бит...
 
Кичер, әни! Сагындырып кына
Йөрүемне, эзсез, хәбәрсез...
Кадереңне белә белмәвемне –
Сәлам бирмәвемне, сәбәпсез...
 
Элемтәгә сирәк чыгуымны,
Кайтмас борын кабат китүем.
Янәшәңдә булган чакларда да
Сине һаман ялгыз итүем...
 
Сер бүлешә белмәвемне кичер –
Ачып салалмавым йөрәкне...
Әллә бәгырь кырысланып каткан,
Әллә тормыш шулай өйрәтте.
Кичер, әни…
 
Хәтер ургый
Авылкаем, кайттым әле сиңа менә тагын.
Хәтерлимен талларыңның миндәй сабый чагын,
Хәтерлимен инеш тулы йөзгән казларыңны,
Чират торып кер чайкаган сылу кызларыңны,
Сафка баскан бабайларның тәкъбир әйткән таңын,
Әбиләрнең шул таңнарда көтү куган чагын...
 
Хәтер ургый күңелемдә һәм төкәнмәс сагыш.
Урам буе иясез йорт – һәммәсе үз, таныш.
Зират тулы мәрмәр ташлар сафка тезелешкән.
Каңгылдашып казлар кайтмый, көтү керми кичтән.
Заманында эш кайнаган күп биналар сүтек.
Хәрабәләр тора җанның бер почмагын китеп.
 
Яңа салган йортлар да бар. Авыл үзе исән.
Тик, сәламем алыр кеше сирәк, сәлам бирсәм.
Авылымда инде күптән үзгә тормыш кайный...
Шөкер, таңда сандугачлар элеккечә сайрый,
Шөкер, әни сау-сәламәт, туган нигез исән.
Бакча буйларына әрем һәм тигәнәк үскән…
 
 

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ


Фото: vk.com






«Мәйдан» №12, 2021 ел






Комментарийлар