Логотип «Мәйдан» журналы

Мамадышта талантлы шагыйрь Сәяф Шәйхине искә алу кичәсе узды

24 октябрьдә Мамадыш районы мәдәният йортында талантлы шагыйрь Сәяф Шәйхине искә алу кичәсе узды. Шагыйрь җәмәгате Мөсфирә ханым беләнӘдипнең тууына 75 ел тулу уңаеннан оештырылган чарада аның яңа гы...

24 октябрьдә Мамадыш районы мәдәният йортында талантлы шагыйрь Сәяф Шәйхине искә алу кичәсе узды.
38db0aac47df717351251d73d5c98d46_XL Шагыйрь җәмәгате Мөсфирә ханым белән
Әдипнең тууына 75 ел тулу уңаеннан оештырылган чарада аның яңа гына табадан төшкән “Мизгелләр юлы” исемле китабы да тәкъдир ителде.
IMG_1597 м Мөхәммәт Шәйхи һәм Сәяф Шәйхи китапларыннан күргәзмә
Чарада Сәяф Шәйхинең авылдашлары, дуслары, каләмдәшләре һәм мәктәп укучылары катнашты. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар әдипнең үз туган ягына һәрчак мәдхия җырлавы, ярдәмчел, шат күңелле һәм шул ук вакытта үтә дә тыйнак шәхес булуы хакында сөйләделәр.
 
IMG_1616м
Иң зур рәхмәт сүзләре Сәяф аганың иҗатын барлау һәм киң катлам укучыларга ирештерү юнәлешендә зур тырышлыклар куйган җәмәгате Мөсфирә ханымга әйтелде. Мөсфирә ханым иренең тагын ике китабы басмага әзерләнгәнлеге турында хәбәр итте.
IMG_1636 м
IMG_1640 м
IMG_1651 м
Сәяф Гарафетдин улы Шәйхетдинов 1941 елның 1 сентябрендә хәзерге Мамадыш районы Урта Сон авылында дөньяга килгән. Газиз әтисе 1941 елның 13 октябрендә, Мәскәүне дошманнан саклау өчен барган тиңдәшсез көрәштә, яу кырында батырларча һәлак була. Сәяф кечкенәдән үк моңлы малай булып үсә. Тора-бара ул әтисенең гармунында уйнарга өйрәнә, аннары шигырьләр яза башлый. Аның мондый сәләтен шигъри җанлы мөгаллимә апасы Сания Сафина күреп ала һәм һәрдаим иҗатка рухландырып тора.
Сәяф Шәйхинең шигырьләрендә туган як, аның табигате, кешеләр язмышы, тарихи һ.б. төр темалар күтәрелә. Балачагы Түбән Кыерлыда үткән шигърияткә гашыйк егет чит төбәкләрдә эшләп, туган ягына кайтып төпләнә. Шигырьләр язудан тыш, ул рәсемгә төшерү, агачтан сыннар ясау белән дә шөгыльләнә.
Сәяф Шәйхи 2012 елның 22 октябрендә вафат була.

Комментарийлар