Логотип «Мәйдан» журналы

Мамадышта "коры" фонтан эшли башлады

Мамадыш шәһәрендә “Яшьлек“ скверын төзү эшләре бара. 9 х 11 м мәйданлы төрле төстәге "коры" фантан исә беренче "чыныгу" алды. Мондый фонтанны яссы, җир асты фонтаны дип тә атыйлар, чөнки аның касәсе җ...

Мамадыш шәһәрендә “Яшьлек“ скверын төзү эшләре бара. 9 х 11 м мәйданлы төрле төстәге "коры" фантан исә беренче "чыныгу" алды.
1995
Мондый фонтанны яссы, җир асты фонтаны дип тә атыйлар, чөнки аның касәсе җирне казып урнаштырылган, ягъни нуль циклында, һәм су өслеге кешеләр өчен ачык түгел. Олысында-кечесендә соклану уятырга, күңелен күтәрергә сәләтле мондый фонтан Мамадышта беренчесе әле.
Хәзерге вакытта скверда Ушма елгасының ярыннан алып, Чапаев урамына кадәр асфальт юл түшәлә, төп керү юлындагы баскычларның тотынгычлары агач белән тышлана, таштан утыргычлар урнаштырыла һәм балалар мәйданчыгы ясала. Моннан тыш, Чапаев урамы өлешендә рулонлы чирәм җәелгән, аңа су сибү җайланмасы да урнаштырылган.
“ПМК-Мелиорация“ оешмасының баш инженеры Фәрит Галиев сүзләренә караганда, яңа сквер үзенә берьюлы берничә мең кешене сыйдыра алачак, дип хәбәр итә районның "Нократ" газетасы.

Комментарийлар