Логотип «Мәйдан» журналы

Мамадышта казлар 22гә кадәр яши?!

Узган атнада Мамадышта бик зурлап "Каз өмәсен" уздырганнар. Фото: mamadysh-rt.ruТатар халкының әлеге күркәм йоласын уздыруда районның күп кенә җирле үзидарәләреннән төрле милләт кешеләре катнашкан. Ра...


Узган атнада Мамадышта бик зурлап "Каз өмәсен" уздырганнар.



Фото: mamadysh-rt.ru Фото: mamadysh-rt.ru

Татар халкының әлеге күркәм йоласын уздыруда районның күп кенә җирле үзидарәләреннән төрле милләт кешеләре катнашкан. Районның мәдәният йорты янында ике сәгатьтән артык бәйрәм рухы хөкем сөрде, дип яза "Мамадыш онлайн".
Тәкәнештән килүчеләр казларын төрле милләт киемнәренә  киендереп алып килгән булса, Шәдчедән килүчеләр чәй табыны, каз түшләре белән өстәлен бизәгән, ә кирмәнлеләр каз мамыгыннан эшләнгән әйберләр алып килгәннәр.
Әлеге йорт кошының гомере бик азлардан саналса да, менә Мамадыш районында гомер итүче Рузия Шафикованың әнисе Гамбәр әбинең казы 22гә кадәр яшәгән икән бит!
– Ел саен 12 йомырка салып, шуның 11е гел бәбкәле була иде. Әнием үлгәннән соң да 5 ел яшәде, аны бик зурлап елей-елый күмдек, – ди Рузия ханым.



 

Комментарийлар