Логотип «Мәйдан» журналы

Мамадышта борынгы китаплар эзлиләр

ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре Мамадыш районындагы татар авылларында фәнни-археографик экспедициядә. Экспедициянең максаты – әлеге төбәк халкында,  шәхси кулларда, мәчет-мәдрәсәләрдә саклануч...


ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре Мамадыш районындагы татар авылларында фәнни-археографик экспедициядә.



 
4218029
Экспедициянең максаты – әлеге төбәк халкында,  шәхси кулларда, мәчет-мәдрәсәләрдә сакланучы  гарәп язулы борынгы кулъязмаларны, иске басма китапларны, шәмаилләрне, фотосурәтләрне һәм башка шундый истәлекле документларны барлау һәм туплау.
Әлеге ядкарьләр хуҗалары риза булган очракта, Милли китапханә фондларына алыначак һәм дәүләт саклавына куелачак. Язма һәм басма истәлекләр, тарихи-мәдәни ядкарьләр белән җентекләп танышырга, фәнни яктан өйрәнергә теләүчеләр өчен китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә шартлар тудырылган.
Таушалганнарын тәртипкә салу, тузаннан арындыру, төзәтү, төпләү, махсус тартмачыкларга урнаштыру кебек эшләрне исә китапларны чистарту һәм реставрацияләү бүлеге башкара.

Бу хакта ТР Милли китапханәсе хәбәр итә.

Комментарийлар