Логотип «Мәйдан» журналы

Лимон кайнатмасы

Венера Мәҗитовадан сыек юкә балына охшабрак торган лимон кайнатмасы рецепты белән уртаклашабыз.

Кирәк:
1 лимон ( мин үзбәк лимоны алам)
1 чынаяк су
1 кг шикәр комы
Эш барышы:
1.  1 кг шикәр комына 1 чынаяк су салып кайнатырга утыртасың.
2. Күбеген җыя-җыя 15 минут кайнатасың.
3. Шул вакыт узгач,өстенә иттарткычтан чыгарылган бер зур лимон саласың.
4. Кайнап чыгуга, тагын 5 минут күбеген җыя-җыя кайнатасың.
5. Суынгач, стерильләштерелгән банкаларга тутырасың.
Шундый гади генә рецепт. Шулай эшләгәндә лимон кайнатмасы карланып та карамый. Бик тәмле була. Сез дә кайнатып карагыз әле!

Фото: Венера Мәҗитова

Комментарийлар