Логотип «Мәйдан» журналы

Латвия, Литва, Эстония татарлары Ригада Сабан туен бәйрәм итте

Латвиядә гомер итүче татар һәм башкортлар Сабан туен бәйрәм итте. Милли бәйрәмгә күрше Литва һәм Эстониядән дә татар җәмгыятьләреннән кунаклар җыелды.Рига шәһәрендә Латвиянең “Идел” татар җәмгыяте бел...


Латвиядә гомер итүче татар һәм башкортлар Сабан туен бәйрәм итте. Милли бәйрәмгә күрше Литва һәм Эстониядән дә татар җәмгыятьләреннән кунаклар җыелды.



WP_20160604_14_09_27_Pro
Рига шәһәрендә Латвиянең “Идел” татар җәмгыяте белән “Латвия башкорт корылтае” иҗтимагый берләшмәсе тарафыннан үткәрелгән Сабан туена Казаннан Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова һәм музыкаль бәйгеләр лауреаты Лилиана Газизова килде. Римма Ибраһимова төрле илләрдә яшәп тә, милли традицияләрне югалтмыйча саклаган милләттәшләребезгә Татарстан Президентының Сабан туе белән котлау хатын укыды. Бәйрәмдә катнашучыларны “Идел” җәмгыяте рәисе Ринат Ахунов, “Латвия башкорт корылтае” рәисе Зимфер Кәлимуллин, Латвиянең милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе җитәкчесе Рафи Хараджанян, “Салават Юлаев” Балтыйк халыкара үзәге рәисе Рина Хәмитова, Литваның Висагинас шәһәре татар җәмгыяте рәисе Зилә Кәримова, Эстониянең Маарду шәһәре татар җәмгыяте рәисе Медут Прокуроров сәламләде.
Бәйрәм концертында Казан артистлары белән беррәттән Балтыйк буеның талантлары да чыгыш ясады. Ригадан Ринат Фәизов гитарада, Литваның горурлыгы булган “Мирас” ансамбле татарча җырлар башкарды. Халык артистларга кушылып җырлады, биеде.
Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе бакчасында оештырылган Сабан туенда, әлбәттә, теләгән һәркем милли уеннарда көч сынашты. Бәйрәм хуҗалары кунакларны тәмле пылау һәм чәй белән сыйлады.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар