Логотип «Мәйдан» журналы

Лагман (рецепт)

Казанда яшәүче Гөлинә Сәлахиевадан лагман рецептын тәкъдим итәбез.Лагман өчен ингредиентларны кеше санына карап чама белән алырга. Сыер итен озынча яки шакмаклап турарга, майда кыздырып алырга, бераз...

Казанда яшәүче Гөлинә Сәлахиевадан лагман рецептын тәкъдим итәбез.



Лагман өчен ингредиентларны кеше санына карап чама белән алырга. Сыер итен озынча яки шакмаклап турарга, майда кыздырып алырга, бераз пешкәч суган, кишер салып кыздырырга, аннары татлы борыч, помидор, тоз, борыч салырга һәм капкачын томалап 10 минут пешереп алырга. Соңыннан бәрәңге һәм 1 стакан томатлы су салып сүрән утта 15 минутлап пешерәсе.
Йомыркага бераз тоз сибеп токмач басарга һәм бераз калынрак, озын итеп кисәргә. Аны кайнаган суда пешереп алырга, суын саркытырга һәм атланмайда кыздырып алырга.
Табынга биргәндә тәлинкәгә токмач салырга, өстенә - итле шулпаны, аннары укроп, петрушка кебек яшел тәмләткечләр сибәргә, каймак салырга.
https://intertat.tatar/ash-su/lagman-retsept/

Комментарийлар