Логотип «Мәйдан» журналы

Кызыл уылдыкны дөрес сайлагыз!

Кайбер чакта банканы ачып җибәргәч тә начар ис тарала, ә эчендә укмашкан нәрсә була. Шулай алданмас өчен берничә киңәшкә игътибар итегез.Яңа ел өстәлендә кызыл уылдыктан бик тәмле бутербродлар булсын,...

Кайбер чакта банканы ачып җибәргәч тә начар ис тарала, ә эчендә укмашкан нәрсә була. Шулай алданмас өчен берничә киңәшкә игътибар итегез.



Яңа ел өстәлендә кызыл уылдыктан бик тәмле бутербродлар булсын, дисәгез, алдан ук уылдыкны дөрес сайлагыз. Кайбер чакта банканы ачып җибәргәч тә өйгә начар ис тарала, ә эчендә укмашкан нәрсә була. Шулай булмасын өчен кибеттә калай банканы, барыннан да элек, селкетеп карарга кирәк. Банка эчендәге уылдык йөреп торырга тиеш түгел, яхшы уылдыклы банка бернинди тавыш та чыгармый.
Калай банкадагы уылдыкны саклау срогы капкачында кабарып торган саннар белән билгеләнергә тиеш, ә нинди дә булса башка язу белән түгел.
Традицион балык тоту урыннарында — Камчатка һәм Сахалинда җитештерелгән “ГОСТ” маркировкалы уылдыкны сайлау яхшырак. Шулай булса, уылдыкның туңдырылган чималдан әзерләнүе ихтималын киметәсез.
Беренче сортлы уылдык яхшы сыйфатлы була. Аны тоту белән үк тозлыйлар. Мондый уылдыктан бары тик тәмле тозлы балык исе килә.
Ачылмаган банкада кызыл уылдыкны саклау срогы 1 ел тәшкил итә. Һава температурасы +2дән +4 градуска кадәр булырга тиеш.


Фото: astrakhan-24.ru


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kizil-uildikni-d-res-saylagiz-589806/

Комментарийлар