Логотип «Мәйдан» журналы

Кызыл алма повидлосы

Шагыйрә, популяр җыр текстлары авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Сания Әхмәтҗановадан кызыл алмадан повидло рецептын тәкъдим итәбез.1 кг алмага - 1,5 стакан исәбеннән су салырга, кабы...

Шагыйрә, популяр җыр текстлары авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Сания Әхмәтҗановадан кызыл алмадан повидло рецептын тәкъдим итәбез.



1 кг алмага - 1,5 стакан исәбеннән су салырга, кабыклы килеш туралган алманы изелгәнче пешерергә.
Изелеп пешкән алманы иләктән сытып чыгарырга яки капрон челтәр белән сыгарга.


1 кг алма измәсенә 800 г исәбеннән шикәр комы салып, куерганчы пешерергә. Алма баллы булса, 750 г шикәр комы да җитә.
Повидлоны кайнар килеш банкаларга тутырырга кирәк.




"Шкафта да бик яхшы тора. Коймак яки кабартма белән кышка кадәр ашап бетермәсәләр", - дигән шагыйрә.



Фото: Сания Әхмәтҗанова

https://intertat.tatar/ash-su/kyzyl-alma-povidlosy/

Комментарийлар