Логотип «Мәйдан» журналы

Кыздырылган сарымсаклы бәрәңге

Бу бәрәңге белән  әнинең апасы Әнисә Мөхәммәтҗанова сыйлады. Шундый тәмле иде, барыбыз да "ничек пешердегез" дип рецепт сорарга керештек.Бәрәңгене әрчергә, урталай бүләргә.Сарымсакны угычтан уарга яки...

Бу бәрәңге белән  әнинең апасы Әнисә Мөхәммәтҗанова сыйлады. Шундый тәмле иде, барыбыз да "ничек пешердегез" дип рецепт сорарга керештек.


Бәрәңгене әрчергә, урталай бүләргә.

Сарымсакны угычтан уарга яки сыткыч белән сытарга. Аның өстенә майонез (яртысына кибет каймагы салырга мөмкин), тоз, борыч, тәмләткечләр салырга һәм яхшылап болгатырга. Мин тоз белән бик аз гына кызыл борыч сиптем.


Шушы соуска бәрәңге салып болгатырга.


Табаны майларга һәм бәрәңгене тигез ягы белән тезеп чыгарга.


180 градуска кадәр кызган духовкага 30-40 минут пешерергә. Духовкада артыгын тотарга ярамый, бәрәңге катып китә. Чәнечке белән пешкәнлеген тикшереп торырга мөмкин.

Автор: Гөлүзә ВАСИЛОВА

Фото: Гөлүзә Василова

https://intertat.tatar/ash-su/kyzdyrylgan-sarymsakly-b-r-ge/

Комментарийлар