Логотип «Мәйдан» журналы

Кыздырылган казны 1нче гыйнварда ашагыз!

Табиб Яңа ел табынында иң зарарлы ризыкларны атады.Гастроэнтеролог, диетолог Ирина Бережная сәламәтлеккә зыян китерүче иң зарарлы Яңа ел ризыкларын атады.Табиб сәламәтлек өчен иң куркынычы дип майонез...

Табиб Яңа ел табынында иң зарарлы ризыкларны атады.
Гастроэнтеролог, диетолог Ирина Бережная сәламәтлеккә зыян китерүче иң зарарлы Яңа ел ризыкларын атады.
Табиб сәламәтлек өчен иң куркынычы дип майонез күп кушылган катлаулы салатларны саный. Аерым алганда, бәйрәмгә күп итеп әзерләнгән оливье салаты организм өчен хәвефле булырга мөмкин.
Белгеч, сыр, чикләвек һәм майонез кушылган салатлар - организм өчен иң зарарлысы, дип белдерә, аларны эшкәртү өчен катлаулы ризыклар, дип исәпли.
Диетолог тавыкны майда кыздырганчы, аны киптерелгән җимешләр, яки җиләк-җимешләр белән духовкада пешерергә киңәш итә, "шулай иткәндә, ул файдалырак ризык булачак", дип белдерә.
Яңа ел өстәленә җиңелчә яшелчә-үлән салатлары әзерләү файдалырак. Духовкада пешерелгән итне 1нче гыйнварда бирү күпкә яхшырак, дип киңәш итә гастроэнтеролог. Ирина Бережная ассызыклавынча, өстәлдәге кабымлыклар никадәр җиңелрәк булган саен, шулкадәр яхшырак, ә артыгын ашау организм өчен хәвефле.
 

Фото: https://www.facebook.com/


https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Kizdirilgan-kazni-1nche-giynvarda-ashagiz-593216/

 

Комментарийлар