Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа ел табынына кыздырылган каз

Бу рецепт буенча әзерләнгән кош ите телне йотарлык тәмле була.

Яңа ел табынына күпләр кыздырылган каз куярга ярата. Һәр хуҗабикәнең үзе генә белгән “фирменный” рецепты да була. Менә бу рецепт белән кыздырылган каз телне йотарлык тәмле килеп чыга!
Яхшылап юылган казның эченә-тышына тоз, борыч, вакланган сарымсак сөртәбез. Казны 5-6 сәгать салкынча урында тотканнан соң, аның эченә бер уч караҗимеш, базилик, укроп, майоран кебек киптерелгән тәмләткеч үләннәр салабыз. Яшел үләннәр сабаклары белән киптерелгән булса, тагын да яхшырак.
Шулай әзерләнгән казны җиңсә (рукав) эченә урнаштырып, газ миченә тыгабыз. Аны башта — кызу, аннары уртача кызулыкта 1,5-2 сәгать чамасы пешерәбез.
Әгәр сездә шәп рецептлар бар икән, безнең белән дә бүлешегез!
 

Фото: kakprosto.ru

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Ya-a-el-tabinina-kizdirilgan-kaz-616065/

 

Комментарийлар