Логотип «Мәйдан» журналы

Кыярларны суган кабыгы белән ничек дәваларга?

Кыяр җылы һәм дым ярата. Шулай ук бу яшелчәне ярата торган корткычлар да шактый. Кыяр яфраклары бераз гына саргая башласа да, аларны шундук дәваларга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сыл...




Кыяр җылы һәм дым ярата. Шулай ук бу яшелчәне ярата торган корткычлар да шактый. Кыяр яфраклары бераз гына саргая башласа да, аларны шундук дәваларга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат» хәбәр итте.

cucumbers-950695_960_720%5b1%5d




Кыяр үстерүчеләр өчен суган кабыгы шәп ярдәмче була. Анда кальций, калий, марганец, магний, тимер, бакыр, селен, хром, бор һәм кыяр үссен өчен кирәкле башка матдәләр дә бар. Суган кабыгы туфрактагы микрофлораны бетерә, яшелчәне микроэлементлар белән тукландырып тора. Шулай итеп кыяр уңышын арттыра.




Ике уч коры суган кабыгын ун литрлы эмальле чиләккә салыгыз, өстенә тутырып су салыгыз һәм 5 минут кайнатыгыз. Аннары уттан алып, төнәтегез дә сөзегез.




Бер чиләк суга 2 литр төнәтмә салыгыз һәм кыяр яфракларына лейка яки сиптергеч ярдәмендә сибеп чыгыгыз. Бу эшне иртән эшлиләр.




Калган суган кабыкларын мульча итеп кулланыгыз, ул туфракны көпшәкләндерер.



 
 
Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар