Логотип «Мәйдан» журналы

Кыяр үстерү серләре

Кыяр ачы булмасын өчен нишләргә?Яшелчәләр үстергәндә ашламаларның төрлесен сайларга кирәк. Бер төрле ашлама кишер үстерүдә уңай булса, помидорларга килешмәскә мөмкин. Ә кыяр нәрсә "ярата" соң?Бу яшелч...

Кыяр ачы булмасын өчен нишләргә?
kyyar-usteru
Яшелчәләр үстергәндә ашламаларның төрлесен сайларга кирәк. Бер төрле ашлама кишер үстерүдә уңай булса, помидорларга килешмәскә мөмкин. Ә кыяр нәрсә "ярата" соң?
Бу яшелчәләр өчен йод зыянлы. Кайбер бакчачылар йодны яшелчәләр үсешенә уңай йогынты ясый дип саный. Аны су белән кушалар һәм тамыр аша тукландыралар. Әмма йод кертелгән очракта мул уңыш җыюга өметләнмәгез, шулай ук йод кыярларга ачы тәм бирәчәк.
Йод корткычлардан яхшы саклый. Моның өчен кыярлар түтәленнән ерак түгел йод салынган ачык банкалар куегыз. Бу кыярлар белән сыйланырга яратучы бөҗәкләрне куркытачак.
Нашатырь спирты да кыяр өчен килешми. Ул кыярларга йод кебек үк тәэсир итә: яфраклар бөгәрләнә, ә кыярның тәме үзгәрә. Кыяр үскән туфракны ат тиресен файдаланып ясалган ашлама белән тукландырырга ярамый. Анда бик күп микъдарда аммиак бар, ул кыяр өчен бик күп куркыныч нитратлар бүлеп чыгара.
Кыяр үскән түтәлне һәр ике атна саен, ягъни сезонга 4-6 тапкыр ашларга кирәк. Кыярларга фосфор, азот һәм калий катнашмасы бирә торган мочевина белән тукландыру яхшы. Органик тукландыруга аерым игътибар бирергә кирәк. Суган кабыгы, көл, үлән төнәтмәсе, тирес яисә тавык тизәге, чүпрә төнәтмәләре кыяр өчен бик яхшы булыр.
Кыяр түтәлен водород перекисе белән ашларга мөмкин. Бер чиләк суга 2-3 аш кашыгы күләмендә алына ул. Үсешне тизләтү өчен әзер комплекслы ашламалар кулланырга мөмкин. “Агрозан” һәм “Агрикола” бу җәһәттән яхшы, дип яза «Кызыл таң».
 
 

Комментарийлар