Логотип «Мәйдан» журналы

Кыяр-кавын һәм "Шоколадлы куян" кишере: Түбән Камалы экзотика үстергән

Түбән Каманың "Берегиня" өлкәннәр клубына йөрүче пенсионерлар "Көз бүләкләре" конкурсында катнашты, дип хәбәр итә  «НТР 24». Алар үзләре үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешләрен тәкъдим итте. Бу хакта "Та...

Түбән Каманың "Берегиня" өлкәннәр клубына йөрүче пенсионерлар "Көз бүләкләре" конкурсында катнашты, дип хәбәр итә  «НТР 24». Алар үзләре үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешләрен тәкъдим итте. Бу хакта "Татар-информ" яза.
0115
Пенсионерлар экзотик яшелчәләр, гигант зурлыктагы кабаклары белән мактанды, шулай ук сирәк рецептлар cерен ачты, шуларның берсе - зирәклелек ашы.
Александр Карпов 25 ел флотта хезмәт иткән, хәзер исә бакчачылык белән кызыксына. Аның бакчасында экзотика үсә: сирәк очрый торган чәчәкләр, кытай кыяры, "Шоколадлы куян" кишере һ.б. Ә "кыяр-кавын" аерым игътибарга лаек, пенсионер сүзләренчә, бу кыяр, күпмедер үскәч баллылана башлый һәм кавын шикелле баллы булып үсә.
01161
Үзенең уңышы белән Александра Замякина да бүлеште. Менә 50 ел инде ул яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә. 81 яшендә ханым бернинди авырлыксыз түтәлләр казый, бакча йорты түбәсенә менеп виноград та җыя икән. Күптән түгел ул "Бакча" республика бакчачылары конкурсында катнашкан.
Көзге уңышларын пенсионерлар ел саен тәкъдим итә. Әлеге клубка йөрүчеләр менә инде җиде ел уңыш конкурсы уздыра. Быел катнашучылар кайнар аш та алып килгән - зирәклелек ашы, аның составында кабак һәм мәк. Ашның файдасы турында аның исеме үк әйтеп тора.
Конкурс барышында катнашучылар иҗади коллективлар чыгышын карады, ә жюри әгъзалары җиңүчеләрне сайлады.
 
Фото: скриншот из видео
 
 

Комментарийлар