Логотип «Мәйдан» журналы

Кытайда Рөстәм Миңнеханов өчен “Әпипә” җырын башкардылар (ВИДЕО)

Чжэцзян провинциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен оркестр татар халык җыры “Әпипә”не башкарды. Республика лидеры әлеге чыгыш видеоязмасын Instagramдагы үз битенә урнаштырган. Фото: ин...

Чжэцзян провинциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен оркестр татар халык җыры “Әпипә”не башкарды. Республика лидеры әлеге чыгыш видеоязмасын Instagramдагы үз битенә урнаштырган.
039 Фото: инстаграм
Татарстан Президенты сәфәр вакытында “Татарстан – Чжэцзян” эшлекле форумында катнашты. Анда ул республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалын презентацияләде. Шулай ук ул Чжэцзян губернаторы Чжу Цонзю һәм Кытай коммунистлар партиясе сәркатибе Чэ Цзюн белән очрашу уздырды.
Чэ Цзюн белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнешенең 565,5 млн долларга җитүен, 2016 ел белән чагыштырганда 50 проценттан артып китүен искә төшерде.
Татарстан Президенты хезмәттәшлектә кулланылмаган потенциал булуын һәм сәфәрнең максаты да әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу икәнлеген җиткерде.
Очрашу соңында республика лидеры Кытай коммунистлар партиясе сәркатибе Чэ Цзюнны Татарстанга чакырды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=5rv9Tx5ByZk[/embed]

Комментарийлар