Логотип «Мәйдан» журналы

Кышкылыкка кәбестәле салат

Моның өчен бакчада үскән яшелчәләр генә кирәк.Берәр килограмм кәбестә, кишер, татлы борыч, помидор, суган алына. Тәмләткечләрдән: 2шәр аш кашыгы тоз һәм шикәр комы, 300 грамм үсемлек мае, 5-7 түгәрәк...

Моның өчен бакчада үскән яшелчәләр генә кирәк.kyshkylykka-salat
Берәр килограмм кәбестә, кишер, татлы борыч, помидор, суган алына. Тәмләткечләрдән: 2шәр аш кашыгы тоз һәм шикәр комы, 300 грамм үсемлек мае, 5-7 түгәрәк кара борыч, 3-4 лавр яфрагы, 100 грамм аш серкәсе кирәк булачак.
Кишерне эре кыргычтан чыгарып, вак итеп туралган помидор, кәбестә, суган, борыч кушып бутаганнан соң, ике аш кашыгы тоз һәм шикәр комы, үсемлек мае, кара борыч, лавр яфрагы салып, ярты сәгать кайнатасың. Сүндерергә 10 минут кала аш серкәсе салырга кирәк.
Чәй содасы белән яхшылап юылган һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, каплап куярга.
 
Фото: Pinterest

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kishkilikka-k-best-le-salat-482309/ сайтыннан алынды

Комментарийлар